Хезмәт кешеләре: ТАССРның иң яхшы бозау караучысы һәм Түбән Кама районының иң яхшы кош-корт караучысы

2019 елның 12 апреле, җомга

Дөньяда талантлы музыкантлар, рәссамнар, инженерлар, оештыручылар бар, әмма тагын әле талантлы гади эшчеләр дә була. Көндәлек хезмәте белән атказанган һәм ихтриам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - Малышева Клавдия Филипповна.

Клавдия Малышева 1936 елның 2 июлендә Тукай районының Калиновка авылында туа. Клавдия Филипповнага ярты яшь тулганда аның әти-әнисе Түбән Кама районының Кызыл Чишмә (Красный Ключ) поселогына күченеп киләләр. Поселок ул чакта совхозның үзәк утары була, Клавдия Филипповнаның әти-әнисе дә биредә гади крестьяннар булып эшлиләр.

Кыз, кечкенәдән үк фермада бозау караучы булып эшләүче әнисенә булышып, эшкә өйрәнеп үсә. Бөек Ватан сугышы башлангач, аның әтисе дә беренче көннәрдә үк фронтка китә. 1942 елда Сталинград өчен сугышта һәлак була. Тол калган әнисенә ике кыз баланы үстерергә ничек кенә авыр булмасын, ул Клава сигез еллык мәктәпне тәмамласын өчен бик тырыша. Аннары кыз үзенең үҗәтлеге белән әнисе янына фермага эшкә бара. Шулай итеп, 16 яшьтән эшли башлый, аңа яңа туган яшь бозауларны ышанып тапшыралар. Клавдия Филипповна бу эшне намус белән җиренә җиткереп башкара. 1959 ел йомгаклары буенча социалистик ярышта Клавдия Филипповна 23 яшьтә “Татарстан АССРның иң яхшы бозау караучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Аннары фермадагы барлык сыерларны һәм бозауларны Афанас авыл җирлегенә күчерәләр, ә Кызыл Чишмәдә кошчылык белән шөгыльләнә башлыйлар, биредә зур кошчылык фабрикасы төзелә.

«Башта ике кеше парлашып эшләдек, безнең икебезгә йомырка сала торган берничә мең тавык бар иде. Лентадан йомыркаларны кул белән җыя идек, кәрзиннәргә салып складка ташый идек, анда саный идек. Бер тавык айга 250ләп йомырка сала иде. Безгә зур план куялар иде, ә без аны һәрвакыт арттырып үти идек. Яшь тавыклар алырга тырыша идек, алар йомырканы тиз дә, күп тә бирәләр иде. Әлбәттә инде, моңа ирешү өчен карау да яхшы, азык та сыйфатлы булырга тиеш. Башта тавыкларның тору урыннары идәндә иде, аннары читлекләрдә тота башладык, ә соңга таба бөтен процесс механикалаштырылды», - дип сөйли Клавдия Филипповна.

Табигате белән хезмәт сөючән булуы һәм йөкләнгән эшне намус белән бик яхшы итеп башкару теләге аңа елдан-ел үзенең эш күрсәткечләрен - тавыкларның йомырка салуланчылыгын арттырырга ярдәм итә.

«Әлбәттә, без нык эшләдек, иртән сәгать 4тә тора идек. Бөтен күрсәткечләрне үтәп бардык. Фабрика ябылгач, мин пенсиягә киттем. Бик кызганыч булды. Трамвайда барганда да элек фабрика булган урынга карап, шул вакытларны искә төшерәм, бөтен гомер шул предприятиедә узды бит», - дип сөйли Клавдия Филипповна.

Пенсия яше җитеп, лаеклы ялга киткәнче Клавдия Филипповна хезмәт казанышларының планкасын төшерми, эшләү дәверендә республиканың Мактау тактасыннан төшкән вакыты булмый. 1986 елда иң яхшы кош караучы исеменә лаек була, шулай ук СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны бүген дә кул кушырып утырмый, җәмәгать эшләрен дә чит күрми. Шулай ук кызына оныкларын карарга да булыша.

«Мин озак яшим инде бу дөньяда, әмма тормышымның шулай көйләнүенә, башкача булмавына бер дә үкенмим. Без күп эшләдек, әмма рекордлар кую һәм бүләкләр алу өчен түгел, күңел кушуы буенча эшләдек, гомуми хезмәт стажым 40 елдан артып китә. Эш безнең тормышыбызның бер өлеше иде, без эштә коллегалар гына түгел, ә дуслар идек, безнең шатлыклар да, борчулар да уртак иде. Белмим инде, бәлки, шуңа күрәдер дә эш безнең өчен ниндидер бер йөк түгел, ә, киресенчә, шатлык иде», - дип, үз хәтирәләре белән бүлеште Клавдия Малышева.

СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән Клавдия Филипповнага терлекчелекне үстерүдә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм ул Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International