Татарстан Республикасында чәчүгә барлык районнар да чыкты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мамадыш, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты.
Татарстанда көзге культуралар вәзгыятенә бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 майда тиешле күрсәтмәгә кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ял көненә һәм шторм кисәтүенә дә карамастан, Татарстанның Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнарына кыр эшләренең барышы белән танышу өчен килде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатында республика кырлары өстеннән очып узды. Беренче булып ул Мөслим, Сарман һәм Зәй районнары кырларында булды.
Бу хакта 29 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.
Кырларда тургайлар җыры тракторлар гөрелтесенә кушылып китә, ә басуларда иртә таңнан кичкә кадәр эшләүче игенчеләр җаваплылык һәм горурлык хисе кичерәләр. Ни өчен дигәндә, нәкъ менә шул көннәрдә булачак уңышка нигез салына бит.
27 апрельдә Арчада сиптерү агрегатлары парады узды. Район хуҗалыкларында чәчүлекләрне яклау өчен шундый 39 агрегат исәпләнә, шулардан 5 - үзйөрешле. Шуны әйтергә кирәк, быел Арча районының «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Ватан» агрофирмасы” ҖЧҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үзебездә эшләнгән яңа сиптерү агрегатлары алдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 апрельдә хезмәтләрендә югары уңышларга ирешкән татарстанлылырга Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу тантана Казан Кремлендә узды.