Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Мөслим районында эш сәфәре белән булды.
Шимбә көн шәһәр халкының күпчелеге өчен законлы ял көне һәм йокы туйдыру мөмкинлеге булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен ул иң җаваплы һәм әһәмиятле көннәрнең берсе. Һәр шимбәдә социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Фермерлар өчен бу – җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге, ә шәһәр халкына - иң кирәкле көндәлек әйберләрне бер урында һәм кулай бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге.
Татарстан Республикасында 2020 ел уңышы өчен 498,1 мең га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге бодай, 121,6 мең га (24,4%) – көзге арыш. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрид Абделганиев белән эшче киңәшмә үткәрде.
Бүген “АК Барс” Күптөрле көрәш” сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ХХIV Татарстан Республикасы чемпионатын ачу тантанасы узды. Ярышлар “Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне”нә багышлана. Аны ачу тантарнасында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 26 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 3 кварталында АПК идарәсе органнарының мәгълүмати активлыгы рейтингында Россия буенча беренче урынны алды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында төп вакыйгаларны һәм тармак үсеше өстенлекләрен яктырту өлешендә Россия буенча иң яхшы дип танылды. Күрсәткечләр «Медиалогия» компаниясенең бәйсез белешмәләре нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан саналды.
24 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Татарстан Республикасы идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең агымдагы елның III кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча уртак гавами тыңлаулар узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Татарстан Республикасының цифрлы моделе” проектын гамәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.