Кайбыч районында кече бизнесны үстерүдә уңай динамика күзәтелә. Авыл кешеләренең эшлекле активлыгы арта, алар үз предприятиеләрен ачалар, шәхси хуҗалыкларын киңәйтәләр, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Беренче тәҗрибәләрен туплаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары да бар. Шундыйларның берсе – узган ел ахырында Чүти авыл җирлегендә оешкан, бүген уңышлы эшләп килүче “Йолдыз” кооперативы.
- Октябрьдә җыелыш җыйдык, авыл җирлекләрендә оештырыла торган кооперативлар, дәүләт ярдәме программалары турында сөйләдек, - дип, искә ала Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов. - Шул вакытта ук идеяны 3 баштан 15 башка кадәр сыерлар тотучы 13 шәхси ярдәмче хуҗалык, 2 крестьян-фермер хуҗалыгы хуплады.
Рәмилә Щукинаның крестьян-фермер хуҗыгы базасында да сөт терлекчелеге буенча төзелгән кооператив уңышлы эшләп килә. Чүтилеләр башта ничек фикер йөртәләр соң? Щукиннарның үз эшләрен алып бару буенча тәҗрибәләре, үзләренең техника паркы бар. Аларның 2013 елда төзелгән крестьян-фермер хуҗалыгы районда иң табышлы һәм нәтиҗәле эшләүчеләрдән санала. Конкурста откан дәүләт гранты акчаларына КФХ колхоздан калган иске ферма бинасын торгыза, 2015 елда терлек чалу цехын төзи. Гаилә бизнесын дәвам итеп, кызы Гөлназ үзенең гаиләсе белән кибет ача, анда үзләре җитештергән продукцияне: ит ярымфабрикатлары - котлетлар, мантылар, пилмәннәр, сөт продукциясе сата башлыйлар.
Щукиннарның фермер хуҗалыгы үскәнен, бар нәрсәгә хуҗаларча мөнәсәбәтләрен, бизнес белән тапкыр, уңышлы һәм оста шөгыльләнгәннәрен күреп, авыл халкы гаилә башлыгы Рафаил Щукинга кооператив белән идарә итүне зур ышаныч белән йөкли. Ә Рафаил Минсагир улы үзе дә заманча авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиесен төзү турында план корып йөргән була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яңа эш башлаучы кооперативның матди-техник базасын үстерү программасы буенча откан 5 млн. сум күләмендәге грант кооперативны үстерүдә башлангыч капитал була. Аны модуль ит эшкәртү цехын төзүгә тоталар, ул кооператорларга 9 миллион сумнан артыкка төшә. Аны ачу көнендә кооператорлар үзләренең продукциясеннән беренче партияне кунакларга тәкъдим иттеләр, болар - Чүти фермерлары үстергән терлек итеннән 3 төрле казылык һәм бәрән итеннән деликатеслар. Кооператив “Хәләл” продукция чыгаруга да рөхсәт алган.
.jpg)
– Кооперативта даими нигездә 6 кеше эшли. Хәзер ул 5 КФХны һәм 255 шәхси ярдәмче хуҗалыкны берләштерә, - дип сөйли Рафаил Щукин. – Кооператив эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп карыйбыз. Кооперативның идарәсе сайланды, аның ревизия комиссиясе бар, күзәтү советы эшли, шулай итеп, барлык финанс һәм оештыру мәсьәләләрен фикер алышуга чыгарабыз һәм алар буенча ачык карарлар кабул итәбез.
Авыл кешеләре, кооперативка берләшеп, үзләренең дөрес һәм файдалы юл сайлауларына инандылар. Бүген биредә еллык взнос 500 сум тәшкил итә. Бу бик зур акча түгел. Әмма шул ук вакытта алар кооперативка бер литр сөтне сөт җыючылар тәкъдим иткәннән бер сумга кыйммәтрәккә саталар. Һәм чүтилеләрнең җаны тыныч: үз акчаларын алар гарантияле һәм вакытында алалар. Кооперативның базарда тотрыклы булып калуына җитештергән продукциясенең югары сыйфатлы һәм аңа бәяләрнең уңай булуы зур ышаныч бирә.