Чехия делегациясе Татарстан Республикасы Президенты белән агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Татарстан белән Чехиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне  үстерү  мөмкинлекләре күп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм  Вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  катнашты. 

«Без Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында үзебезнең хезмәттәшлек  итү   дәрәҗәсен югары бәялибез. Кайбер юнәлешләр буенча актив эш алып барыла. Мондый вәкаләтле делегациянең визиты Татарстан белән Чехия арасында элемтәләрне ныгытуга хезмәт итәчәгенә  ышанычым зур», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Мирослав Томан Татарстанга Чехия делегациясе визитының нәтиҗәләре турында кыскача йомгаклар  ясады. Кунаклар "Элита" нәселле терлек үрчетү предприятиесендә, «Майский» теплица комбинатында һәм Казан дәүләт аграр университетында булганнар. Моннан тыш, кунаклар Татарстан-Чехия бизнес-форумында катнашкан. "Сезгә безнең визитны югары дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без дә Чехия белән Татарстан арасындагы  хезмәттәшлекне  үстерүгә  ярдәм итәргә әзер", – дип  өстәде   министр. 

Аннары  Чехия компанияләре вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә кызыклы юнәлешләрне билгеләделәр. Җиләк-җимештән алкогольле эчемлекләр җитештерүче «Liqui B – җиләк-җимештән  шәраб әзерләүче Блатна заводы» компаниясе Татарстанда җиләк-җимеш чималы сатып алырга тели. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне карауны  профильле белгечләргә   йөкләде. 

 "CBS" компаниясе эре мөгезле терлекләр  һәм дуңгыз үрчетү өлкәсендә хезмәттәшлек   итәргә  тәкъдим  итте.   «Нәселле терлек үрчетү эшен дөрес оештыру авыл хуҗалыгында бик зур әһәмияткә ия. Актив хезмәттәшлек итәчәкбез», – дип ассызыклады   Татарстан  Республикасы Татарстан Президенты.

 "MADETA" компаниясе эшчәнлеге  турында  аның гендиректоры Милан Теплы сөйләде.  Бүген  «MADETA» Чехия  Республикасында  иң эре  сөт  җитештерүче  компания.   Тәүлеккә 900 мең  литрга  кадәр  сөт  эшкәртелә.     Компания   250 төрдән артык  сөт  продукциясе  җитештерә, аны  15 илгә  чыгара.   Рөстәм Миңнеханов аның    генераль директоры Милан Теплы әфәндегә җитештерүне безнең республика территориясендә урнаштыру   вариантын карарга тәкъдим итте. «Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора. Әгәр сез моны  шулай  хәл итсәгез, без сезгә ярдәм итәргә әзер», – диде Татарстан Президенты. 

"INTERLACTO" катнаш терлек азыгы җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында хәбәр итте. Компания үз продукциясен Кытай, Россия, Балканга, Көньяк Америка  һәм  Европа   илләренә экспортлый.   «Азык  җитештерү  буенча  безгә алга  таба  эшләргә кирәк.  Азык  әзерләү  юнәлешендә  системалы  эш оештырып,  без терлекчелек  өлкәсендә  нәтиҗәлелекне шактый  арттыра  алабыз», – диде  Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу  азагында Татарстан Президенты Чехиянең эшлекле даирәләре вәкилләренә Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибар  бирүләре  өчен   рәхмәт белдерде һәм, республика бу мәсьәләдә һәрьяклап  ярдәм күрсәтәчәк, дип өстәде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International