Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекминистрлыгы 2019 ел йомгаклары буенча Россия АПК идарә органнарының медиарейтингын җитәкли

2020 елның 7 феврале, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 ел  йомгаклары  буенча  Россия АПК идарә  органнарының    медиарейтингын  җитәкли. Бу  хакта  мәгълүмати сәясәтне үстерү  мәсьәләсе  буенча  АПК идарәсенең  төбәк  органнары  белән       видеоконференция режимында узган   киңәшмәдә хәбәр иттеләр.    

Киңәшмә Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры киңәшчесе  Юрий Косован рәислегендә  узды,  анда    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Марсель Мәхмүтов һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Матбугат хезмәте  вәкилләре  катнашты.    

Чара  барышында   Юрий Косован төбәкләрнең  массакүләм мәгълүмат чараларына   тырышлык  күрсәтеп  эшләүләре    өчен  рәхмәт белдерде.  Илнең агросәнәгать комплексы  үсешен мәгълүмати  тәэмин  итүдә  Татарстан  өлешенең  зур  булуы  аерым  бәяләнде.      Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елда  АПК идарә  органнарының мәгълүмати активлыгы  рейтингында  Россия  буенча беренче  урынны  алды.   

Беренче  унлыкка шулай  ук  Башкортостан Республикасы (2 урын), Мәскәү  өлкәсе  (3 урын), Краснодар һәм  Ставрополь  крайлары, Дагестан Республикасы һәм Кырым Республикасы,  Түбән Новгород, Пенза өлкәләре, Удмуртия  һәм  Чувашия   республикалары  кергән.  

Искәртеп  узабыз,  2019 елның октябрендә Мәскәүдә “Алтын көз” күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  агросәнәгать комплексы үсешен сыйфатлы  мәгълүмати  яктыртып  барган  өчен  бүләкләнгән иде.  Мәгълүматтан  мөмкин кадәр  ачык файдалану  һәм агросәнәгать комплексына кагылышлы  яңалыклардан  хәбәрдар  булу  өчен  Министрлык  тарафыннан    рәсми сайт, социаль сайтлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары  аша  актив  эш алып барыла.    Мәгълүматка ихтыяҗ  көннән-көн  арта,  2019 елда  Министрлык  сайтыннан 3 миллионнан  артык  кеше  файдаланды.  

Безнең яңалыкларны  рус һәм татар телләрендә генә түгел,  ә  инглиз телендә  дә  укырга  мөмкин,  шулай  ук  яңалыклар  белән  түбәндәге  социаль  челтәрләрдә танышырга  була: 

Инстаграмм https://www.instagram.com/minselkhozprod_rt/

ВКонтакте https://vk.com/minselkhozprod_rt

Одноклассники https://ok.ru/mshiprt

Язылыгыз һәм иң шәп яңалыклардан  хәбәрдар  булыгыз! 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  тематикасын яктырту  өлкәсендә актив  эшләүче  массакүләм мәгълүмат чараларына  уңышлы һәм нәтиҗәле  хезмәттәшлек  өчен  рәхмәт белдерә! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International