Татарстанда 12-14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнаша. Кунакларга бүген үк сылтама буенча теркәлергә һәм электрон билет алырга мөмкин. Килүчеләр өчен күргәзмәгә керү ирекле (түләүсез).
ТатАгроЭкспо махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала, болар: авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җайланмалар һәм башкалар. Килүчеләр өчен фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы натураль товарлар сатып алу мөмкинлеге дә булачак.
Агросәнәгать форумы кысаларында эшлекле программа чаралары каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүнең мөһим мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла. Программа белән сылтама буенча ташырга мөмкин.
Катнашу мәсьәләләре һәм башка оештыру аспектлары буенча чараның координаторына 89178603562 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мәгълүмати партнерлык һәм массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәтенә (843)221-76-21 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, электрон почта адресы: press-mshp@yandex.ru.
Уздыру урыны – «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Выставочный (Күргәзмә) ур., 1 йорт (Халыкара аэропорт).