Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Алтын көз – 2020” 22 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында “Җирләрне мелиорацияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте өстенлекләре. 2031 елга кадәр тармакны үстерү перспективалары” темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, “Татмелиоводхоз” идарәсе” ФДБУ генераль директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ТК җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин һәм Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәсе органнарының башка вәкилләре катнашты.
Панель дискуссияне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ольга Гатагова үткәрде.
Марат Җәббаров үз чыгышында агымдагы елда Татарстанда 5,4 млн.тоннадан артык ашлык алынганын, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн. тонна бәрәңге һәм яшелчә алу планлаштырылуы турында билгеләп үтте. Мондый нәтиҗәләргә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, шул исәптән мелиорация өлкәсенә эзлекле ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә ирешелде, диде ул.
«Безгә тотрыклы рәвештә 5,0 млн. тонна ашлык җитештерүгә чыгарга кирәк, 2,0 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җитештерүне саклап калырга һәм терлекчелекне үстерү өчен нык азык базасы булдырырга кирәк. Мелиорациядән башка боларга ирешү мөмкин түгел", - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Мелиорация комплексын үстерү һәм гамәлдәге системаларны нәтиҗәле файдалану һәм яңаларын төзү төбәкнең агросәнәгать комплексын үсетерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы «Татмелиоводхоз» федераль учреждениесе һәм "Татмелиорация" проект һәм төзелеш оешмаларының төбәк системасы ел саен 750 млн.сумга якын мелиорация буенча төзү-монтаж һәм эксплуатация эшләрен башкара. 3 мең гектардан артык заманча сугарулы җирләр әйләнешкә кертелә, 50ләп ГТС капиталь ремонтлана, суга 30дан артык скважина бораулана.
2020 елда сугару бүлекчәләре федераль һәм республика максатчан программалары кысаларында 127 мелиорация объектында ремонт-торгызу эшләрен башкарганнар.