Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2020 елның 9 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 10 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан эшли башлый торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Ассортимент төрле мәйданчыкларда төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.

Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:

–Авиатөзелеш районы:Ленинград ур.,27 (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур.,7 йорт янында;

–Вахитов районы:Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;

–Киров районы:Кызыл Кокшай ур.,150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур.,20;

–Яңа Савин районы:Хөсәен Ямашев пр.,71а (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта);Лаврентьев ур.,10 (чатыр корылган мәйданчык);

–Идел буе районы:Р. Зорге ур.,66, корп.1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур.,72(чатыр корылган мәйданчык);

–Совет районы:Аграрный ур.,2(«Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7((чатыр корылган мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);

–Мәскәү районы:Ш.Усманов ур.,1 (Энергетиклар һәм Ш.Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);

–Зеленодольск районы:Яңа Тура һәм Осиново поселокларында:(«Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);

–Чаллыда:Г.Тукай ур.,16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр.,(Ипподром территориясендәге мәйданчык);

–Түбән Камада:Вокзал ур.,2(«Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур.,1(«Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алачаклар(сәүдә урыннары бушлай була), ә халыкның сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән, сәүдә бәяләреннән башка гына, сатып алу мөмкинлеге булачак.

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International