Авыл хуҗалыгы икътисадының дүрт төп юнәлеше буенча рейтингта эре инвесторларсыз эшләүче Әтнә районы хуҗалыклары соңгы 5-6 ел эчендә тугызынчы позициядән беренчелеккә чыгуының сере нәрсәдә? Район хуҗалыклары ничек итеп бер гектар сөрү җиренә җитештерелгән продукция, авыл хуҗалыгы товарларын табышлы сату, кредит бурычларының күләме һәм бер гектар сөрү җиренә кертелгән инвестицияләр буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән?
2010 елның 12 ноябрендә Мөслимдә шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе узачак. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаша.
Оператив белешмәләр буенча 2010 елның 9 ноябренә республикада 39,1 мең гектар шикәр чөгендере казып алынган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре гектарыннан 137 центнер уңыш җыйган.