Бүген Минзәлә районының «Мензелинские зори» агрофирмасының Калморза бүлекчәсендә “Проминтел-Агро” республика киңәшмәсе үтте. Яңа техника һәм фирма яңалыклары белән республика хуҗалыкларыннан килүчеләргә фирма белгече Евгений Козлов таныштырды.
«Мензелинские зори» агрофирмасы Минзәлә районында 35 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртә. Районның 40 % ка якын җирләре аларның карамагында. Әлеге басуларны вакытында чәчеп, чәчүлекләрне карап, үстерелгәнне вакытында җыеп алу өчен куәтле һәм җитештерүчән техника кирәклеге сүзсез аңлашыла. Менә шуңа күрә дә агрофирма директоры Айдар Заһитов төп инвестор Алмаз Хантимерович Шәрипов тәкъдиме белән беренче көннәрдән башлап техника паркын “Класс”, “Маккорник”, “Хорш” маркалы тракторлар, комбайннар, чәчкечләр белән яңарттылар. Тора бара өстенлекне “Класс” техникасына бирә башладылар. Быелгы язгы чәчүдә әлеге агрофирма басуларында ике ДМС чәчү агрегаты эшләде. Берсенең чәчү киңлеге – 12, икенчесенеке 9 метр. Әлеге чәчү агрегатларының төп өстенлекләре – чәчүне хәтта камыллы басуда алып бару мөмкинлеге, орлыкларны автомат рәвештә тигез салып бару һәм тизйөрешле булуы. Шул ук “Класс” маркалы тракторга (360 ат көченә ия) тагып сәгатенә 15 километр тизлек белән чәчәргә мөмкин. Бу сменага 200-230 гектар җир чәчеп була дигән сүз. Ә 12 метрлы чәчкеч рекорд куйган – 260 гектар чәчкәннәр.
Яңа техниканы презентацияләү вакытында Айдар Заһитов киңәшмәдә катнашучыларга әлеге чәчкечләрнең өстенлекләре турында да сөйләде. Ә тагын бер үзенчәлеге булып уңышны һәр гектардан арттыру гарантияләнә икән. Һәм үзенең сүзен раслар өчен семинар үткән басу янәшәсендәге чәчүлек җирләрен күрсәтте. Чыннан да, андагы көзге бодайның тыгыз һәм тигез булып үсеп килүе бу сүзләрнең дөреслеген раслап тора. Игенчелектә технология белән экономиканың аерылгысыз икәнен аңлаган кешегә моннан да яхшырак мисал була алмый, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.