ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2019 ел
шимбә

Кыр  эшләрен  башкару  чорында  өстенлек  бирелә  торган  бурычлар  турында  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  сөйләде.  


26
апрель, 2019 ел
җомга

Шимбә көнне, 27 апрельдә, иртәнге  6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  (“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында)   гадәттәге  авыл хуҗалыгы  продукциясен һәм  көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату ярминкәләре эшли башлый.    

Бүген, 26 апрельдә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  талантлы  инженер,  республика  дәрәҗәсендәге  җитәкче,  үз  гамәлләре  белән Татарстан  Республикасы  тарихына  кереп  калган    Николай Энвальд турында  чыккан  китапның    презентациясе  узды.     Николай Григорьевич Энвальд озак  еллар  «Татсельхозтехника» берләшмәсен  җитәкли,   ТАССР Министрлар  Советы Рәисенең беренче  урынбасары – ТАССР Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе  булып  тора.  Ул  бүгенге   көндә  Татарстан  Республикасын  үстерүгә  үзләреннән  зур  өлеш  кертүче  уңган,  инициативалы  идарәчеләр, техника  буенча  уңышлы  эшләүче  галимнәр үстереп  калдырды. Документаль-публицистик басма  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  әзерләнде  һәм ул  аның  хезмәттәшләренең, дусларының һәм туганнарының  матур  истәлекләреннән,  хатирәләреннән  төзелде,  бүген  алар  Министрлыкта  уздырылган    әлеге  басманың презентациясенә  җыелдылар. 

Аларга  премияләрне  муниципаль район башлыгы   Фәрит Хөснуллин һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов  тапшырды.

25 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм «Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәге» тарафыннан  республиканың  29 муниципаль районыннан кооперативлар бухгалтерлары  һәм  рәисләре  өчен  Татарстан  Республикасы   авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларында бухгалтерлык исәбе  һәм  хисап бирү үзенчәлекләре  буенча  уку  семинары  уздырылды.        


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 25 апрельдә, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  саммиты  кысаларында   «АПК экспорты: ислам масс-маркеты киштәләрендә  кемне  көтәләр» темасына     сессиядә  чыгыш  ясады.   

Бүген, 25 апрельдә, «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  икътисадый  саммиты  кысаларында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  «Duwaya Investment L.L.C»   компаниясенең диркторлар  Советы  рәисе    Абделхамид  Мөхәммәд Дувайа  әфәнде  белән  узара  хезмәттәшлек  турында  килешүгә  кул  куйды. 


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

24 апрельдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   Иранның  эре  компанияләренең  берсе  «Daric Investment Group» компаниясе рәисе  Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлаг  җитәкчелегендәге  Иран   делегациясе  белән  очрашты.  Рәсми  очрашуда  шулай  ук     Компаниянең, Министрлыкның  һәм   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  башка җаваплы  затлары  да  катнашты.  

Бүген, 24 апрельдә, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов Хәләл индустриянең «Russia Halal Expo 2019» халыкара күргәзмә   экспозициясен  ачуда  катнашты.   Министр Татарстан  исеменнән  кунакларны  татарча  сәламләде һәм  күргәзмәдә  катнашучы  җитештерүче-компанияләрнең    үзара  файдалы  багланышларны  алга  таба  ныгыту  өчен  яңа  киңлекләр ача   һәм үзләре  өчен  файдалы  бизнес-контактлар  урнаштыра  алуларына  ышаныч  белдерде.     Ул  кунакларга  һәм күргәзмәдә  катнашучыларга  нәтиҗәле  эшләр  һәм  уңышлар  теләде.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Татарстан  Республикасы Төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь  министрлыгы белән  берлектә  авыл  хуҗалыгын үстерү өчен  2019 елга  түбәндәге  программаларны расладылар:   155 сыер  абзарын  капиталь ремонтлауга,     68  машина – трактор  паркын, 129 ындыр  табагы  хуҗалыгын  ремонтлауга   - 1,2 млрд сум. Объектларны   капиталь  ремонтлау  кысаларында  түбәләр, стеналар,   тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр  башкарылачак;   140 баштан  390 башка кадәр  исәпләнгән  яңа  12  сыер  абзарын  төзүгә,    105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә  - гомуми финанслау  күләме    600 млн.сум,  сөт  җитештерү  өчен   1598 өстәмә  терлек  урыны булдыруга,  шулай  ук  132 мең  тонна  силос  һәм   сенаж саклау  урыны булдыруга.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International