Министрлыкта Николай Энвальд истәлегенә багышлап чыгарылган китапны презентацияләү узды

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген, 26 апрельдә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  талантлы  инженер,  республика  дәрәҗәсендәге  җитәкче,  үз  гамәлләре  белән Татарстан  Республикасы  тарихына  кереп  калган    Николай Энвальд турында  чыккан  китапның    презентациясе  узды.     Николай Григорьевич Энвальд озак  еллар  «Татсельхозтехника» берләшмәсен  җитәкли,   ТАССР Министрлар  Советы Рәисенең беренче  урынбасары – ТАССР Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе  булып  тора.  Ул  бүгенге   көндә  Татарстан  Республикасын  үстерүгә  үзләреннән  зур  өлеш  кертүче  уңган,  инициативалы  идарәчеләр, техника  буенча  уңышлы  эшләүче  галимнәр үстереп  калдырды. Документаль-публицистик басма  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  әзерләнде  һәм ул  аның  хезмәттәшләренең, дусларының һәм туганнарының  матур  истәлекләреннән,  хатирәләреннән  төзелде,  бүген  алар  Министрлыкта  уздырылган    әлеге  басманың презентациясенә  җыелдылар.         

Кунакларны сәламләп, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Николай   Энвальд  белән  бергә  эшләгән  вакытларын  искә  төшерде.    «Николай Григорьевич вакыттан  алда  бара  торган  кеше  буларак  истә  калды.  Ул чын  новатор, идеялар генераторы һәм яңалык  тудыручы, иҗатчы  иде», - дип  бүлеште үз  хатирәләре  белән.

Очрашу  барышында  әлеге  очрашуны  оештырган өчен  һәм  Николай  Энвальд замандашларының  истәлекләре  өчен  рәхмәт  сүзләре  яңгырады.   Аларның  һәркайсы шул бөек  кеше  белән  бергә  эшләве  белән  горурланып  сөйләде.   Хезмәттәшләре  аның  югары  кешелек  сыйфатларын,  һәр эшкә  җаваплылыгын, таләпчәнлеген, хезмәт  сөючәнлеген һәм бетмәс-төкәнмәс  көч-куәтен билгеләп  үттеләр.   Аның  ышанычын  яулаулары белән  горурландылар һәм аның  турындагы  якты  хатирәләрне   үз күңелләрендә  сакларга  тырышулары  турында  сөйләделәр.  

Түгәрәк  өстәл  янында  Николай  Энвальдның  туганнары,  гаиләсе һәм якыннары  да  булды.   Аның  кызы  үзенең  бәхетле  балачагы,  әтисенең  игелекле,  йомшак  күңелле  булуы һәм әтисенең   китаплар  яратуы  турында сөйләде,  алар  өендә  китаплар  һәрвакыт бик  күп  булган.    Очрашу  барышында     Николай  Григорьевичның  гаиләсе  Николай  Энвальд китапханәсеннән  1899-1904 елларда  басылып чыккан  рус  авыл  хуҗалыгы  энциклопедиясенең  12  томлык  уникаль  җыентыгын   Татарстан  Республикасы Дәүләт архивына  тантаналы  рәвештә   тапшырды.  

Чара  ахырында  җыелучыларга «Инженер Энвальд  мәктәбе.  Идарә  һәм техник прогресс фәне» китабы нөсхәләрен  бүләк  иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International