Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «KazanSummit 2019» кысаларында чит ил инвесторы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 25 апрельдә, «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  икътисадый  саммиты  кысаларында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  «Duwaya Investment L.L.C»   компаниясенең диркторлар  Советы  рәисе    Абделхамид  Мөхәммәд Дувайа  әфәнде  белән  узара  хезмәттәшлек  турында  килешүгә  кул  куйды. 

Килешү Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтовның  Берләшкән  Гарәп Әмирлекләреннән  килгән  Абделхамид  Мөхәммәд Дувайа  җитәкчелегендәге    делегация  белән  эшлекле  очрашу  нәтиҗәсе  булды, ул  очрашу  бу  атнада  Министрлыкта  узган  иде.  

Яклар авыл  хуҗалыгы продукциясен  алга  таба  экспортлау  максатында  Татарстан  Республикасының  агросәнәгать комплексы өлешендә  үзара  файдалы  икътисадый  хезмәттәшлек  итү  ролен  югары  бәялиләр  һәм алар     Берләшкән Гарәп  Әмирлекләренә, Фарсы  култыгы илләренә, Якын  Көнчыгыш, Төньяк   Африка илләренә һәм Кытай  Халык Республикасына   товарлар  җибәреп  торуда    үзара  кызыксыну күрсәтүләрен  расладылар.  

Килешүдә  якларның  проектларны  гамәлгә ашыру  буенча  барлык    эшчәнлек   төрләрен үстерүгә  юнәлдерелгән  үзара  ниятләре булуы  билгеләнә,  шул  исәптән    авыл  хуҗалыгында,  логистикада,  төзелештә, сәнәгатьтә  һәм социаль  өлкәдә  проектларны  алга  таба  гамәлгә ашырганда    үзара  файдалы  хезмәттәшлекне  күздә  тотучы  дәүләти-хосусый механизмны   куллану  да  карала.    Килешүдә  шулай  ук  проектларны  гамәлгә ашырганда  инфраструктура  булдыру  һәм аны  үстерү  күздә тотыла.     

Төзелгән  Килешү нигезендә  «Duwaya Investment L.L.C» компаниясе    Татарстан  Республикасы территориясендә  агросәнәгать комплексы  инфраструктурасын үстерүгә һәм төзүгә  финанс  чараларын  инвестицияләргә  ниятли.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International