Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында бухгалтерлык исәбе һәм хисап бирү үзенчәлекләре буенча уку семинары узды

2019 елның 26 апреле, җомга

25 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм «Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәге» тарафыннан  республиканың  29 муниципаль районыннан кооперативлар бухгалтерлары  һәм  рәисләре  өчен  Татарстан  Республикасы   авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларында бухгалтерлык исәбе  һәм  хисап бирү үзенчәлекләре  буенча  уку  семинары  уздырылды.        

Чараны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов ачты,  ул  бухгалтерлык  исәбендә хуҗалык   процессларын  дөрес  чагылдыруның   актуальлеген  ассызыклады.    Ул  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  грантлар  алучы  кооперативларга  аерым  игътибар бирде, хаталы  гамәлләр аркасында  штраф   санкцияләренә  эләгергә  мөмкин  булу  турында  сөйләде.    

Семинарны  салым  һәм бухгалтерлык  исәбе  өлкәсендәге  экспертлар  дәвам  итте.   Казан    кооператив  институтының  бухгалтерлык  исәбе  һәм финанс  кафедрасы  мөдире  вазыйфаларын  башкаручы,    доцент Илһамия Миңнехәмитова, югары   белем  бирүнең  ХМУ (ЧОУ) Социаль и гуманитар белем институтының  бухгалтерлык  исәбе  һәм финанс  кафедрасы  мөдире    Татьяна Терехова һәм     Казан  аграр университеты  мөгаллиме   Валентина Петрова  аудиториянең  иң четерекле  һәм актуаль  сорауларына  җентекле  җаваплар бирделәр.   Шундый  сорауларның  берсе  пайчылар  һәм кооперативлар  арасында  шартнамәчел  мөнәсәбәтләрне  рәсмиләштерүгә  кагылышлы  иде.  

Чара  тәмамлангач,  семинарда  катнашучылар индивидуаль тәртиптә  экспертлардан    консультацияләр  алдылар.    Чара  йомгаклары  буенча,  Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәгендә абонент хезмәт күрсәтүенә  үз  анкетасын  калдырган  һәр катнашучыга индивидуаль консультация  бирүне оештыру  турында  карар кабул ителде. Мондый  хезмәт күрсәтүнең   төп  бурычы  -  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү эшен  системалаштыру,  кооперативларга  һәм крестьян  (фермер) хуҗалыкларына   мәгълүмати-консультация ярдәме һәм  методологик ярдәм  күрсәтү, федераль һәм төбәк  бюджетлардан  субсидияләр алуга  документлар  әзерләгәндә аларга ярдәм  итү.

Үз сорауларына  төгәл  җаваплар  алырга  теләүчеләр  «Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәге» ДБУенә  (843) 292 07 59 телефоны  аша  мөрәҗәгать  итә  алалар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International