ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

17 һәм 18 сентябрьдә  Татарстанның  Тукай  районында Авыл  хуҗалыгы   кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашулар  уздыра.  


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  һәм Казан  шәһәре  халкын “Бакчачы  көне – 2019” күргәзмә-ярминкәсенә  чакыра.  Чара   21 сентябрьдә  “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында  8.00 сәгатьтән 14 сәгатькә  кадәр  узачак.    Шәһәр  халкы  бакчачылар  үстергән  авыл  хуҗалыгы  продукциясен сатып  ала,  төрле конкурсларда  һәм  мастер-классларда  катнаша  алалар.  

Үзләренең  көндәлек  хезмәтләре  белән  мактау  һәм ихтирам  яулаган  гади  кешеләр  турындагы  безнең    «Хезмәт кешеләре» рубрикасының  бүгенге  герое   -    буыннан-буынга күчеп килгән  дуңгыз  караучы  Миңнури Гали  кызы   Хәйруллина.

15 сентябрьдә Татарстанда  виноград  үстерүчеләр уңышларының    ел  саен  уздырыла  торган  күргәзмәсе  узды.   Биредә  виноградның «Изабелла», «Ливия», «Мускат», «Светлана» сортлары һәм Урта  Идел  климаты  шартларында  үстерелгән  башка күп төрле  сортлар   бар  иде.    Күргәзмә  юбилей  елында  узды  - унынчы юбилей  күргәзмәсенә  республиканың  барлык  виноградчылары  җыелган  иде.  


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстанның  Арча  районы  Яңа  кырлай  авылында  Ат көненә  багнышланган  ат  спорты  ярышлары  узды.    40, 80 һәм 120 километр дистанциядә  бөтен  республика спортчылары  катнаша.  Быел  ярышларда  беренче  мәртәбә  татар  атлары  да  катнашты.  

Бүген  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитешгтерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде. 

Татарстан  Республикасында  бүгенгә    4,2 млн. тонна  ашлык  җыелган,  уртача  уңыш     – 29,9 ц/га. Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

13 сентябрьдә    Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Актанышта  “Авыл  яшьләре”    җәйге  авыл спорт  уеннарының  финалын  ачты.        

Шимбә көнне, 14 сентябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый.    Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр, аның  социаль  әһәмияте  бик  зур.  

20 сентябрьдә  Татарстанда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Яңа  эш  башлаучы  фермер мәктәбе” старт ала.    Ике  көн  эчендә  республиканың  авыл  яшьләре  бизнесны  планлаштыру, нәтмиҗәле  бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда  яшьләргә   ярдәм  итү  программалары турында  беләчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International