Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бакчачы көненә багышланган ярминкәгә чакыра

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  һәм Казан  шәһәре  халкын “Бакчачы  көне – 2019” күргәзмә-ярминкәсенә  чакыра.  Чара   21 сентябрьдә  “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында  8.00 сәгатьтән 14 сәгатькә  кадәр  узачак.    Шәһәр  халкы  бакчачылар  үстергән  авыл  хуҗалыгы  продукциясен сатып  ала,  төрле конкурсларда  һәм  мастер-классларда  катнаша  алалар.  

Искәртеп  узабыз,  быел Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  2019 елның  11  июлендәге    карары  белән  сентябрьнең  беренче  шимбәсе  беренче  мәртәбә  рәсми  рәвештә Татарстан Республикасының  бәйрәм  көне – Бакчачы  көне итеп  билгеләнде,  ул  Татарстанда  сентябрьнең  беренче  шимбәсендә  билгеләп  үтеләчәк.       

Татарстанда  900дән артык  коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәте  теркәлгән.    1 миллионнан  артык  граждан гомуми мәйданы  20 мең  гектар  булган  386 мең  бакча  кишәрлегеннән  файдалана.    

Министрлык  үз җирендә  уңыш  үстереп  алучыларның, үз балаларына һәм оныкларына  җиргә  хөрмәт  сеңдерүчеләрнең   барысына  да  олы  ихтирам белән карый,  шуңа  күрә   бакчачыларга  ярдәм  итү   буенча  зур  игътибар бирә.  Республика  бюджетыннан  2017–2018 елларда  бакчачылар    проблемаларын  хәл  итүгә    1 миллиард сумнан артык  акча  бүлеп  бирелде,  52 скважина,  271 каты  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм чыгару  мәйданчыгы,    15,2  километр  суүткәргеч,  64,3 км  керү  юллары һәм 107 км электр  линиясе ремонтланды.  Бакчачылык  һәм яшелчәчелек  берләшмәләренең   инженерлык  инфраструктурасы  объектларын  ремонтлау  буенча  эшләр  дәвам  итә.  

Республикада  эчке һәм тышкы инженерлык инфраструктура  объектларын  ремонтлау  буенча коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәте  (СНТ) чыгымнарын  финанслашу  прграммасы  эшли. Аның  асылы  шунда, мәс., ремонт өчен СНТ тоткан 1 мең  сумга дәүләт  тагын ике  мең  өсти.   

2019 елда  эчке  объектларны  ремонтлауны  финанслашуга    83,6 млн сум  бүленде. 

Эчке инженерлык инфраструктурасы  объектларын (электрүткәргечләрне, су белән тәэмин  итү  системасларын һәм эчке юлларны)      ремонтлауны   финанслашу  программасында     катнашырга  теләге  булган  бакчачылык  ширкәтләре  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре  бүлегенә  мөрәҗәгать  итә алалар,  ә  тышкы  инфраструктура (керү  юллары, каты  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм  чыгару мәйданчыклары, су  белән  тәэмин  итү  системалары)   буенча   үз районыңның  Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.     

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International