Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Нурлат районының «Агроинвест» ИК предприятиеләрендә шундый принцип буенча 800 тонна яссылатылган арпа әзерләнгән. Болар - КФХ Сөләйманов А.И. һәм «Южный» АФ ҖЧҖ, аларда 400әр тонна шундый ашлык әзерләнгән. якын араларда Мамадыш һәм Апас районнарында да арпаны шулай әзерләү башлана.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары республика районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Зәй районы көзге боңдайны җыюга кереште, Буа районы - борчак җыюга, ә Азнакай, Аксубай, Апас һәм Нурлат районнары арпа җыюга керештеләр. Республика буенча барысы 4 000 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36,5 ц/га.
22 июльдә Зәй районында 28 гектар «Скипетр» көзге бодай кишәрлегендә беренче урып-җыюны сынап карадылар. 119 тонна ашлык суктырылды инде. Контроль суктырудан күренгәнчә, уңдырышлылык - 42,5 ц/га.
Бу елның язында һәм җәй башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына, яңа эш башлаучы фермерларга һәм гаилә фермаларына грантлар бирү буенча конкурслар узды. Конкурс комиссияләренең утырышы Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләү юлы белән ачык режимда узды. Грант алучыларга акчалата сертификатлар тантаналы рәвештә Татарстанда Кыр көне – 2019 чаралары узганда тапшырылды. Шуннан соң әле бер айга якын гына вакыт үтүгә дә карамастан, грант алучылар үз проектларын актив рәвештә гамәлгә ашыруга да керештеләр.
20 июляьдә Әлмәт районында гадәттәге комбайннар парады узды, аның максаты урып-җыю техникасының 2019 елгы уңышны җыюга, ындыр табагының ашлык кабул итүгә, шулай ук агрегатларның туфрак эгкәртүгә әзерлеген тикшерү иде.
Татарстанда уңыш җыю чоры якынлаша. Техниканыд әзерлеге һәм чәчүлекләрнең торышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә.
Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан республиканың барлык икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары яңа уңышны кабул итү әзерлегенә тикшерү узалар. Аны Кайбыч районының Колангы икмәк кабул итү предприятиесе дә узды. Бу елда яхшы уңыш көтелә, шуңа күрә көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләчәк, дип сөйләделәр җаваплы белгечләр.
Фестиваль мәртәбәле кунакларның – район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Таһир Һадиевның сәламләү чыгышлары белән ачылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 2 кварталында АПК идарәсе органнарының мәгълүмати активлыгы рейтингында Россия буенча беренче урынны алды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында төп вакыйгаларны һәм тармак үсеше өстенлекләрен яктырту өлешендә иң яхшы булып танылды. Күрсәткечләр «Медиалогия» компаниясенең бәйсез белешмәләре нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан саналды.