Татарстанда виноград үстерүчеләрнең күргәзмәсе узды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрьдә Татарстанда  виноград  үстерүчеләр уңышларының    ел  саен  уздырыла  торган  күргәзмәсе  узды.   Биредә  виноградның «Изабелла», «Ливия», «Мускат», «Светлана» сортлары һәм Урта  Идел  климаты  шартларында  үстерелгән  башка күп төрле  сортлар   бар  иде.    Күргәзмә  юбилей  елында  узды  - унынчы юбилей  күргәзмәсенә  республиканың  барлык  виноградчылары  җыелган  иде.  

Сәламләү  сүзе  белән   күргәзмәне оештыручылар,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  вәкилләре һәм Казан  дәүләт  аграр     университеты  җитәкчелеге  чыгыш  ясадылар. 

Килүчеләр  татлы  җимешләрдән авыз  итеп кенә  калмыйча,  үсентеләрне  карау  буенча    консультация  дә  алдылар.    Виноградчылар   күпсанлы  килүчеләргә үз киңәшләрен  бирделәр, кунаклар алардан  үзләренә   ошаган  сортларның  ботакларын     алдылар.     

Бакчачылар  бу  елның  виноград өчен  бик  үк  уңай  булмавын билгеләп  үттеләр, кайбер  сортлар  һәлак  булган.    Әмма  казанлыларны  алар  үз җимешләре  белән  гаҗәпләндерә  алдылар.  Һәвәскәр  бакчачылар    80нән артык  йөзем  җимеше  алып  килгәннәр.   Барлык  җимешләр  дә  гаилә  фермаларында  үстерелгән,  аларның  һәркайсының  тәме  аерым үзенчәлеккә  ия.    Мәсәлән, сортларның  берсеннән   шалфей  тәме  килә, икенчеләрендә    җиләк  яисә  мускат тәме. 

Күргәзмәдә  шулай  ук  Казан  аграр  университетының Ландшафт  дизайны  үзәгеннән дә төрле продукция  китерелгән  иде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International