Хезмәт кешеләре: Мамадыш районыннан буыннан-буынга күчеп килгән дуңгыз караучы

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Үзләренең  көндәлек  хезмәтләре  белән  мактау  һәм ихтирам  яулаган  гади  кешеләр  турындагы  безнең    «Хезмәт кешеләре» рубрикасының  бүгенге  герое   -    буыннан-буынга күчеп килгән  дуңгыз  караучы  Миңнури Гали  кызы   Хәйруллина.

 Миңнури Гали кызы  1926 елның  8 августында  ТАССР Мамадыш  контонының  Мамадыш  өязе  Арташ  авылында    крестьян гаиләсендә  туган.   Аның  балачагы  җиңел булмый, бик  иртә  әтисез кала һәм  әнисенә үзеннән  кечерәк  балаларны  үстерешергә  булыша.    

Аңа  7  яшь булганда шәһәр читендә  «Мамадышский»   совхозын  ачалар.  Нәкъ  менә  шунда     Миңнуриның  хезмәт стажы  башлана,  ул  бик  кече  яшьтән  әнисенә  булыша  башлый.  Бу  тырыш  кыз  бик  тиз арада  үзенә  һөнәр  үзләштерә һәм   15 яшьтә  мөстәкыйль  эшли  башлый.  Беренче  елларда  ук  тырыш  һәм хезмәт сөючән   Миңнури югары  күрсәткечләргә ирешә. 

Менә Бөек  Ватан  сугышы башлана. Кайдадыр  үтереш бара,  бомбалар   шартлый,  ә  бу  вакытта  кырларда  һәм фермаларда  иртә  таңнан караңгы  төнгә  кадәр   картлар,  хатын-кызлар һәм балалар  фронт өчен   ару-талуны  белмичә  эшлиләр.   Шундый  катлаулы һәм авыр вакытта  «Агробаза» совхозының   тынгы  белмәс,  үткен, күңел  төшенкелегенә  бирелми  торган  дуңгыз  караучысы   югары  нәтиҗәләргә ирешергә  омтылып  эшли,  һәм моңа  кыенлыклар  аша  булса да  ирешә.  

Ике елдан  соң аңа     бригадир Анна Марина болай ди:  «Дуңгыз  балаларын  карау  буенча  синең  тәҗрибәң  бар  инде,  җаваплырак  участокка  күчәргә вакыт  сиңа. Ана  дуңгызлар  бүлегендә  эшләрсең». Ул  тагын  яңа  эшкә  өйрәнә: ана  дуңгызларны  ничек балалатырга  әзерләргә, аларны  ничек  тудыртырга, яңа  туган  дуңгыз  балаларын  ничек  карарга, аларга  нәрсә  ашатырга -  боларның  барысына  да  өйрәнергә  туры  килә аңа.    

Шулай  итеп,  елдан-ел  ул  тәҗрибә туплый,    осталыгы  да  арта.  Сау-сәламәт  яшь терлекләр   тудырту  һәм аларны  карау  бүген  хәтта   механикалаштырылган  фермаларда да җиңелләрдән түгел.   Ә бит  ул  чакта  бар эш   кулдан  башкарылган. Шуңа  да  карамастан, ул чор  өчен   уңышлар  зурдан  була.  

Совхозда  дуңгыз караучының  эшен игътибарсыз калдырмыйлар.  Ул    һәр эшне җиренә җиткереп башкара, үз вазыйфаларына  үтә дә җаваплы карап, аларны  бик  оста  башкара.  Аның тырышлыкларын   күрә дә  беләләр.     1958 елда  ул  СССР ВДНХында  катнаша, анда  үзенең  беренче  медален  ала.  

Максатка омтылыш һәм нык холыклы  булуы аңа  үзенә  куйган  бурычларны  үтәргә ярдәм  итә.   Миңнури Хәйруллина күп еллар  буена  туган  районында    терлекчеләрнең  социалистик  ярышларын  җитәкли.  Терлекләрне ашату    технологиясен үтәп, терлек  азыгын  нәтиҗәле  кулланып,  терлекләр физиологиясен  җентекләп  өйрәнеп, алдынгы  хезмәткәрләрнең  тәҗрибәсен өйрәнеп,   үз осталыгын  камилләштереп,   Миңнури Гали  кызы  югары  җитештерү  нәтиҗәләренә  ирешә.  Мәсәлән,  1965 елда  ул  23 ана  дуңгыздан    390 дуңгыз  баласы  алуга  ирешә, ике  айлык  вакытта ук  аларның  һәркайсының  авырлыгы     20,2 кг була. Эшне намуслы һәм җиренә  җиткереп  башкару   алдынгы  дуңгыз  караучыга  хас сыйфатлар   була.  

Партиягә кергәч,   совхозда  коммунистик хезмәт  хәрәкәтен җитәкли һәм ул    1960 елда  Коммунистик хезмәт ударнигы  исеменә  лаек  була.   

Берничә  елдан  соң  терлекчелекне үстерүдәге,  ит  җитештерү күләмнәрен  арттырудагы    уңышлары  өчен   Миңнури Хәйруллина   Социалистик Хезмәт    Герое була.  1966 елның  мартында  аңа  Алтын  Йолдыз  һәм Ленин ордены  бирелә. Ә 1969 елда   ул  «1 класслы  терлекчелек  мастеры» исемен  ала. 

Миңнури Хәйруллина гомеренең соңгы  көннәренә кадәр үз һөнәренә  бирелеп  эшли.   Үзенең  бөтен  тормышын  фидакарь,  намуслы  хезмәткә  багышлап, олыгайгач, үзенең бай  тәҗрибәсен  яшь буынга  тапшыра.   

Миңнури Хәйруллинаның  хезмәт  уңышлары  берничә  китапта искә  алына:    «Есть на Вятке городок», «Герои Социалистического труда Татарии», «Мамадыш язмышым. Мамадыш – судьба моя» дигән китапларда.    Шәһәр советы  карары  белән    2008 елда   Мамадышта   Миңнури Хәйруллина  урамы  барлыкка килә.  

Хәзер Миңнури Хәйруллина  безнең  арабызда  юк  инде,  әмма  аның  турындагы  якты  хәтирәләр   авылдашлары    күңелендә  озак  сакланыр  әле.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International