Марат Әхмәтов “Авыл яшьләре” җәйге авыл спорт уеннарына старт бирде

2019 елның 13 сентябре, җомга

13 сентябрьдә    Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Актанышта  “Авыл  яшьләре”    җәйге  авыл спорт  уеннарының  финалын  ачты.        

 ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннары Актанышта 10 сенитябрьдә башланды, аларда  республиканың  43  районыннан  1500  кеше  катнаша.    

 Актаныш  районының Сабантуй  мәйданында  тантаналы  ачылыш  театраль  чыгыштан  башланды.  Республика районнарыннан  килгән  һәр команда  мәйдан  уртасында  лаеклы  урын  алды.    Вице-премьер  Марат Әхмәтовны һәм район  башлыгы     Энгель  Фәттаховны  актанышлылар быелгы  ел  уңышыннан  пешкән  икмәк  һәм чәк-чәк белән  каршыладылар.   

 "Авыл яшьләре" спорт уеннарын без  үзебезнең  Актанышта  кабул  итәбез.   Безнең  өчен  бу  зур  җаваплылык та,  шул  ук  вакытта   безнең  мөмкинлекләргә  ышаныч бирү  дә.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына, Татарстан  Республикасы    спорт министрлыгына, республика җитәкчеленә  рәхмәт  белдерәбез.  Без  күптән инде  бу  ярышларны  үзебездә  үткәрү  турында  хыялланабыз.   Матди-техник  базаны  ныгыттык,  республиканың  43  районыннан  килгән командаларга  яшәү  өчен  барлык  мөмкинлекләр тудырылды.    Без сезне     Актанышта  күрүебезгә шатбыз,  хөрмәтле  кунаклар”, - дип сәламләде  авыл  уеннарына килгән кунакларны    Энгель Фәттахов.

«Шул көннәрдә Актаныш  игенчеләре  урып-җыюны  төгәллиләр.  Һәр гектардан  уртача    40 центнер уңыш  җыеп,  без   Актаныш  игенчесе” дигән  данлы  исемне  кабат  акладык.    Бик зур эш  эшләнде.   “Авыл яшьләре” спор уеннарын  зур  әзерлек  белән  каршыладык.   Ачу тантанасында  без  Актаныш – ул  безнең  милли  сәнгатьнең,  традицияләрнең  башлангычы  булуын  тагын  бер ккат  күрдек.   Бу  бәйрәмгә дә   республика яхшы  уңышлар  белән  килә.  Урып-җыю кампаниясе  төгәлләнеп килә.   Без    4 миллион  200 мең  тонна  икмәк  җыя  алдык», - дип  билгеләп  үтте Марат  Әхмәтов  һәм, катнашучыларга  уңышлар  теләп,  спорт уеннарына  старт  бирде.  

«Бу ярышлар  һәр катнашучының ,  авыл  хезмәтчәненең исендә  озак  сакланып  калыр.   Бәйрәм  белән,  кадерле  дуслар», - диде министр.

Марат  Әхмәтов  мондый  уеннарның  республиканы  берләштерүенә  ышаныч  белдерде.    «Тормыш  гөрләп  барсын  өчен  авылдашлар  белән  аралашу. Мондый  чаралар  республиканы  берләштерә. Мин бу  уеннарны   тәҗрибә алмашу  өчен  дә,  авылның киләчәге  һәм бүгенгесе  өчен   дә  бик  мөһим дип саныйм”. 

Сабантуй  мәйданында    министр  сыер савучыларның  саву  аппаратларын  тизлеккә  сүтеп-җыюлары  белән  танышты,  механизаторларның тракторларда  ярышканын карады.   Аннары  Марат  Әхмәтов һәм   Энгель Фәттахов механизаторлар  ярышачак  яңа  тракторларда  йөреп  карадылар.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International