Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бөртпекле культураларны урып-җыюның барышы турында сөйләде.
16 августта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Балык Бистәсе районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, шулай ук агросәнәгать комплексы белгечләре белән очрашты һәм көндәлек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башыннан бирле яңа уңышның беренче бер миллион тонна асын җыйдылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 16 августка республика буенча бөрткле һәм кузаклы культуралар 336,3 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык авыл хуҗалыгы культуралары мәйданының 23,7%ын тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Алексеевск, Чирмешән һәм Аксубай районнарында булды.
15 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Лаеш районында “Кәүсәр” ит эшкәртү комплексының эшчәнлеге белән танышты.
Озакка сузылган яңгырлардан соң соңгы көннәрдә аязытып җибәрде, туфрак кипшенә башлау белән Аксубай районының Сунеев КФХсында игенчеләр комбайннарын кырга чыгардылар. Бу хуҗалыкта бөртеклелеәр 2900 гектар мәйданны били, шул исәптән 200 гектар - көзге арыш, бодай, вика, 400 гектар – арпа, 600 га сабан бодае һәм – 1300 га – солы.
Чистай районында көнгә билгеле бер күләмдә ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата премияләр (сертификатлар) бирү гадәткә кереп китте. Чистай районы комбайнчылар бөртекле һәм мкузаклы культуралар җыюда куелган шартларны үтәгәндә көн саен премия алырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, Татарстанда 6 августтан 19 августка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашалар.
Һәркөнне үзгәреп тора торгаг һава торышы Татарстан игенчеләре өчен җитди сынауга әзверелде. Уракның кызган чагында гына коеп яңгырлар ява башлады. Әмма әзрәк кояш күренүгә техника кырга чыга.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды.