ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

7 октябрьдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Кырым  Республикасы авыл  хуҗалыгы министры    Андрей  Рюмшин  белән  очрашты.

11 октябрьдә «Авыл. Үсеш территориясе» Гомумроссия  халык  фронты (ОНФ) проектының 10  төбәк  командасы  үз территорияләрендә  тормышка ашырган  уникаль  бизнес-эшләнмәләр  проектларын тәкъдим  итәчәкләр. Форумны Россия  авыл  яшьләре  берлеге  оештыра,  ул  Мәскәүдә “Алтын  көз” агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында  үтә.   


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

8 октябрьдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу  комплексында  Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате  хеәмәткәре  көне уңаеннан  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның   тантаналы кабул итүе узачак.   

5 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  Лениногорск  районында милли спорт  төре  - татар  атларында  менге  көрәш - “Аударыш” буенча  I нче  Татарстан  чемпионаты  узды.     Чара  "Алмакай" (Югары  Каран  авылы  янында) ат  йорты  территориясендә  узды.   Ярышларда    Тукай,  Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык  Бистәсе һәм  Лениногорск  муниципаль   районнарыннан  көрәшчеләр  катнашты. 

9 октябрьдән  12 октябрьгә  кадәр  Татарстан    Мәскәүдә  тагын “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә  катнашачак.    Республика   үз стендында Татарстанда  үстерелгән  һәм  җитештерелгән  экологик  чиста, натураль  продукция  күрсәтәчәк.  

10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсы финалистлары  үз  эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр.   Мәскәүгә конкурста  катнашкан Татарстан  укучысы  да  бара. 


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде. 

Техник  культураларны  җыюның  барышы  һәм туфракны  көзге  эшкәртү  темплары  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.

Көз муллыгыннан  кыш  өчен  бәрәңге һәм башка  продуктлар  әзерләп  калдырырга  хәле  булмаган  кешеләр  дә  бар.  Зеленодольск районыннан КФХ башлыклары    Борис Комиссаров һәм   Сергей Положенцев шундый  мохтаҗларга быел  «Овощевод» ҖЧҖ территориясендә  үзләре  үстергән  бәрәңге  белән  ярдәм  итәргә  теләк  бедерделәр.  Алар  сигез  гектар  җирдә  кешеләрнең  үзләре  өчен бәрәңге  җыю  мөмкинлеге  һәм  моның  өчен  кирәкле  техника  да  бирделәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International