Арча районы кырларында урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара. Бүгенгә районда 26,3 мең гектар мәйднада ашлык җыелган, бу фараздан 47 процент тәшкил итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, 23 августка тулаем ашлык җыемы 80,7 мең тонна, бер гектардан уртача уңыш - 30,6 центнер.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов шәһәрнең «Тәмле Казан» төп гастрономия фестивалендә фермер аллеясын ачты.
Буа районы кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн кыза. Комбайнчылар аяз көннәрнең һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар. Хәзер бөтен көчне эшкә җигәргә кирәк. Алдынгы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары да эшләнгән. Эшкә атна саен йомгаклар ясала, беренче, икенче, өченче урыннарны алган комбайнчылар акчалата премияләр һәм район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Түбән Кама районында район җитәкчелеге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә урып-җыю эшләренең барышын бәяләде һәм бу атнадагы иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр. Кунаклар белән, Елантово авылы янындагы кырда эшләүче игенчеләрне шатландырып, иҗат бригадасы - «Илһам» эстрада ансамбле килгән иде.
Август – Әлмәт районы игенчеләре өчен дә кызу чор. Аяз көннең һәр мизгеле кадерле. Комбайнчылар мөмкин кадәр күбрәк мәйданда ашлык суктырып, аны җыеп алырга тырышалар: хезмәттә ярышу бүген авыл хезмәтчәннәре өчен бик актуаль.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанга эш сәфәре белән килгән Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Сапархан Омаров белән очрашты.
Бүген Спас районы башлыгы Камил Нугаев районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов белән бергә районның урып-җыю алдынгыларын бүләкләделәр. Бүләкләргә түбәндәгеләр лаек булды: Илфат Аракаев («ВЗП Булгар» АҖ), Владимир Трифонов («Авангард» АҖ), Андрей Стаценко (Планин А.В. КФХ), Владимир Зруллин (Синицин А.А. КФХ), Рафик Яруллин (Мөхәммәтов А.Д. КФХ), Алексей Спирчагов (Мамонов А.И. КФХ), Фирдүс Зәйнуллин («Хузангай» ҖЧҖ).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл тематикасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла торган “Минем җирем - Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү тәмамлануга ике атнадан да азрак калды, дип искәртә. Ике ай эчендә конкурска илебезнең 71 төбәгеннән 500дән артык проект алынган, шул исәптән Татарстаннан - 20.
Татарстанда «2019 елгы уңышны урып-җыйганда хезмәтне саклау нормаларын һәм имин җитештерү таләпләрен үтәү турында”гы айлык кысаларында чаралар комплексын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Бу көннәрдә көзге чәчүгә керешкән хуҗалыклар саны арта бара, кайбер муниципаль районнарда көзге чәчү планлаштырылган мәйданның чирегендә башкарылган инде.