ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  һәм Казан  шәһәре  халкын “Бакчачы  көне – 2019” күргәзмә-ярминкәсенә  чакыра.  Чара   21 сентябрьдә  “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында  8.00 сәгатьтән 14 сәгатькә  кадәр  узачак.    Шәһәр  халкы  бакчачылар  үстергән  авыл  хуҗалыгы  продукциясен сатып  ала,  төрле конкурсларда  һәм  мастер-классларда  катнаша  алалар.  Җиләк-җимеш,  яшелчәләрне, җимеш агачлары  үсентеләрен һәм башка  продукцияне  Казаннан, Чаллыдан, шулай  уку  Әлмәт, Югары Ослан, Биектау,    Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Чистай  районнарыннан   алып киләчәкләр.   

Бүген,  19 сентябрьдә,  кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең һәм оешмаларының   Калугада «Этномир» этнографик  парк-музее  базасында  ачылган  «Хлеб, ты - мир» (“Икмәк, син – дөнья”) Халыкара  форумында   Татарстан  Республикасы  экспозициясе  ачылды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны   үстерүгә  зур  игътибар  бирә.    Бүген  һәр райондасх  булышлыгы  белән  үз  эшен  ачкан һәм аягында  нык  торучы,  туган  авылында  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче    фермерлар һәм яшь эшкуарлар  бар.   Шундыйлардан  - Ютазы  районыннан   Ильясовлар  гаиләсе.   2015 елда  алар  «Гаилә терлекчелек  фермасын  булдыру  һәм үстерү» республика программасы  буенча  2 млн.  сум  грант оттылар, шуңа        20 мең йомырка сала  торган  тавык һәм     3 мең    бройле сатып  алалар һәм үз  эшләрен  ачалар.   Ильясовлар,  чебешләрне  үстереп, тере килеш  тә, шулай  ук  иткә  дә  саталар.  


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллективын    ведомство  башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы  итеп  билгеләнеп куелган  Марат  Җәббаров  белән  таныштырды.  

Марат Азат улы  Җәббаров Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  итеп  билгеләнеп куелды. Тиешле  указга  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  кул  куйды.   


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татар  токымлы  атларны  ничек кабат  үрчетә  башлау  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  татарча  басылып  чыккан китаптан  укып  белеп  була.

17 һәм 18 сентябрьдә  Татарстанның  Тукай  районында Авыл  хуҗалыгы   кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашулар  уздыра.  


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  һәм Казан  шәһәре  халкын “Бакчачы  көне – 2019” күргәзмә-ярминкәсенә  чакыра.  Чара   21 сентябрьдә  “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында  8.00 сәгатьтән 14 сәгатькә  кадәр  узачак.    Шәһәр  халкы  бакчачылар  үстергән  авыл  хуҗалыгы  продукциясен сатып  ала,  төрле конкурсларда  һәм  мастер-классларда  катнаша  алалар.  

Үзләренең  көндәлек  хезмәтләре  белән  мактау  һәм ихтирам  яулаган  гади  кешеләр  турындагы  безнең    «Хезмәт кешеләре» рубрикасының  бүгенге  герое   -    буыннан-буынга күчеп килгән  дуңгыз  караучы  Миңнури Гали  кызы   Хәйруллина.

15 сентябрьдә Татарстанда  виноград  үстерүчеләр уңышларының    ел  саен  уздырыла  торган  күргәзмәсе  узды.   Биредә  виноградның «Изабелла», «Ливия», «Мускат», «Светлана» сортлары һәм Урта  Идел  климаты  шартларында  үстерелгән  башка күп төрле  сортлар   бар  иде.    Күргәзмә  юбилей  елында  узды  - унынчы юбилей  күргәзмәсенә  республиканың  барлык  виноградчылары  җыелган  иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International