Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Алексеевск районында булдылар һәм авыл җирлегендә кулланучылар кооперациясен үстерү темасына киңәшмә үткәрделәр.
Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов Дмитрий Львовичка һәм Марат Азат улына Левашово авылында модуль тибында эшләүче кибетнең һәм аңа беркетелгән автолавканың ничек эшләвен күрсәтте. Бүген “Авыл кибете” республика максатчан программасы кысаларында республика районнарында йөздән артык стационар сәүдә пункты эшли. Киләсе елда моңа тагын 20 модуль кибет өстәләчәк.
Шундый сәүдә итү форматлары сатып алучыларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә ярдәм итә, сәүдә нокталары сатып алучыларга кулай бәяләрдән сыйфатлы продукция тәкъдим итә. үз чиратында, кооператорлар дәүләт ярдәме, дөрес оештырылган бизнес-процесслар аркасында һәм халык мәнфәгатьләренә һәм ихтыяҗларына игътибарлы булып, социаль юнәлешле проектларны табышлы итә алдылар.
- Автолавкаларның яртысы табышка эшли, - дип сөйли Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов. "Бу югары күрсәткеч, чөнки "Автолавкалар" проекты - социаль юнәлешле проект, ул халыкка ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла, ә табыш өчен түгел", - дип ассызыклады Рашат Ривкать улы.
Татарстанда ерак урнашкан авыл торак пунктларына хезмәт күрсәтүче автолавкалар саны елдан-ел арта. Моңа «Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә агросәнәгать комплексына ярдәм чаралары турында”социаль программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелә, аның буенча кулланучылар җәмгыятьләре ташламалы шартларда халыкка хезмәт күрсәтү өчен яңа техника сатып алалар. Хәзер төбәктә 180 автомобиль эшли, алар 864 авылны көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итеп торалар.
Белешмә.
Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте 1911 елда төзелә. Бүген аның составында 48 магазин эшли, еллык товар әйләнеше 200 млн. сумнан артып китә.
2007 елның июнендә Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятенең икмәк-азык-төлек комбинаты базасында эшкәртү-сату буенча «Колос» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелгән. Еллык җитештерү күләме 70 млн. сумнан артып китә. Икмәк пешерү цехларында 1500 тоннадан артык икмәк һәм икмәк әйберләре пешерелә, 60 тоннага якын казылык әйберләре һәм иттән ярымфабрикатлар, 30 төргә якын ит продукциясе әзерләнә, якынча 17 мең дал лимонад чыгарыла. Җәмәгатьчелек туклануы – кулланучылар кооперациясенең әйдәүче тармакларыннан берсе булган аерым бер тармак, аның еллык гомуми товар әйләнеше 22 млн. сумнан артып китә, үз продукциясенең эшләнмәсе 12 млн. сумга якын.