Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшче төркеме Әлмәт районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мөмкинлекләрен бәяләде

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә    Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары   Илдус Габдрахманов, Ленар Гарипов,  Тәлгать  Таһирҗанов, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы  Ришат Зарипов,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе  башлыгы  урынбасары   Айрат Гәрәев, Бөгелмә  шәһәренең «Элита» нәсел  предприятиесе  вәкилләре  составындагы   эшче  төркем  Татарстанның  Әлмәт  районында булды.   

Сәфәрнең  максаты  районда бүгенге  хәлнең  торышын,  аның  агросәнәгати   куәтен һәм   алга  таба  үсеш  мөмкинлекләрен  өйрәнү  иде.  

   Н.Е.Токарликов ис. АҖ, «Чагылтау» ҖЧҖ,   «Аппак» ҖЧҖ,   «Зәй» ҖЧҖ,   «Чишмә» ҖЧҖ,  «Первомайский» ҖЧҖ,   «Ярыш» ҖЧҖ,  «Чулпан» ҖЧҖ,  «Васильевский» ҖЧҖ,   «Ташкичү» ҖЧҖ,  «Актау» ҖЧҖ җитәкчеләре  белән  Әлмәт муниципаль районы башлыгы    Тимур  Ногманов катнашында  эшче киңәшмә  уздырылды, киңәшмә  барышында   район авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчелекләренең терлекчелек,  үсемлекчелек өлкәсендәге   10  айлык  эш  нәтиҗәләре  һәм  үсеш  перспективалары  турында   хисаплары  тыңланды.  

Сәфәр йомгаклары  буенча  һәр авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесе  буенча  Юл картасын  эшләү турында  карар  кабул  ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International