Буа районында “WorldSkills”ның “Ветеринария” компетенциясе буенча төбәк чемпионаты башланды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

13 ноябрьдә  Татарстанда  2019/2020 еллар чемпионаты  циклының  “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia)   төбәк  чемпионаты  башланды.   Быел  төбәк     чемпионаты  «Ворлдскиллс»ның 96  компетенциясе  һәм «Ворлдскиллс Юниоры»ның 66 компетенциясе  буенча  43 мәйданчыкта  оештырылды, аларда  2300дән артык  конкурсант һәм   эксперт катнаша.  

Искәртеп  узабыз,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  ветеринария, осетин пироглары  пешерү, кондитерлык  эше, икмәк  пешерү  һәм авыл  хуҗалыгы машиналарын   эксплуатацияләү  профильләрендәге  компетенцияләр  беркетелгән.  

 Буа ветеринария  техникумында «Ветеринария» компетенциясе буенча,  шул  исәптән яшүсмерләр  өчен,  төбәк  чемпионатын ачу  тантанасында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының    мәгариф һәм  инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы   Рузалинә Вәлиуллина катнашты. 

Чараны  ачып,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  вәкиле чемпионат  уздыруның эшче  һөнәрләр  абруен күтәрүдәге  мөһимлеген  билгеләп  үтте.    

Конкурста  11 кеше  катнашты,  аларның 5е  яшүсмерләр – техникум студентлары. 3 көн  дәвамында  катнашучыларга 7  бертөсле  биремне башкарырга  туры  киләчәк, биремнәр арасында  лаборатор тикшеренүләр, терлекчелек  һәм үсемлекчелек  продуктларына  ветеринария-санитария    экспертизасы  уздыру, хайваннарны  башлангыч  карау һәм  башкалар  бар. 

“Осетин пироглары  пешерү”, “Кондитерлык  эше”,  “Икмәк  пешерү”      компетенцияләре  буенча  ярышлар  уздыру  өчен  мәйданчыклар   итеп    Казандагы  Халыкара  сервис көллияте һәм   Кече бизнес һәм эшкуарлык  көллияте  сайлап  алынды,  ә  “Авыл  хуҗалыгы машиналарын   эксплуатацияләү” компетенциясе буенча  ярышлар  Сарман аграр  көллиятендә уза.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International