14 ноябрьдә Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятендә булдылар, анда җирле әзерләү эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштылар, шулай ук "Колос" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының җирле чималдан продукция әзерли торган цехларын карадылар.
Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) – Үзәк берлегенең кулланучылар кооперациясе системасында кыргый үсемлекләр белән эш итү буенча лидер. 2018 елда төбәк кооператорлары 526 тонна кыргый үсә торган үсемлекләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләделәр, ә бу елның 9 аенда – 428 тонна. Алексеевск районы кулланучылар кооперативы ел дәвамында халыктан 70 млн. сумлык ое авыл хуҗалыгы продуктлары һәм чимал сатып ала.
Россия Федерациясе Үзәк берлеге һәм төбәк хөкүмәте вәкилләре лектехчимал складын карадылар, анда кыргый үсемлекләрне саклыйлар һәм алардан продукция әзерлиләр, мәс: мәтрүшкә, пижма, сары мәтрүшкә, боярышник, миләш; алар тагын органик продукция әзерләү буенча икенчел чимал складында булдылар. Җирле халык белән аралашу вакытында авыл активистлары Дмитрий Львовичка, авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү буенча кооперативларның нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында халыкның өстәмә хезмәт хакына ышанычы зур, дип җиткерделәр. Җирле халык мондый мөмкинлек өчен куллануылар оешмалары берлегенә рәхмәтле булулары турында әйттеләр.
Дмитрий Зубов, Марат Җәббаров һәм Рашат Шәймәрданов шулай ук җирле җитештерүчеләр чималыннан ит продукциясе, икмәк әйберләре, балык продукциясе, лимонад әзерләнә торган
«Колос» җитештерү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булдылар.
Кооперативның еллык җитештерү күләме 70 млн. сумнан артып китә. Икмәк пешерү цехларында 1500 тоннадан артык икмәк һәм икмәк әйберләре пешерелә, 60 тоннага якын казылык әйберләре һәм иттән ярымфабрикатлар, 30 төргә якын ит продукциясе әзерләнә, якынча 22 мең декалитр лимонад чыгарыла.
Дмитрий Львович, кооператив объектларын карап йөргәндә, «Колос» эшкәртү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы – нәтиҗәле кооператив эшчәнлегенең иң яхшы үрнәкләреннән берсе», дип белдерде.