Марат Җәббаров Саратов өлкәсенең «Трудовое» нәсел заводы эше тәҗрибәсен өйрәнү буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Саратов өлкәсенең «Трудовое» нәсел  заводы    генераль   директоры  Айдар  Байзельдинов белән  очрашты.   Киңәшмәнең  төп  темасы  терлекчелек  тармагын  үстерү  буенча   алдынгы  эш  тәҗрибәсен өйрәнү  булды.    Очрашуда Татарстан  Республикасы  Тукай  районының «Сәйдәшева»  АХП, Питрәч районының «Рацин-Шәле» ҖЧҖ,  Актаныш  районының «Актаныш» агрофирмасы,  Биектау  районының  «Бирбли Молоко» ҖЧҖ һәм Нурлат  районының  «Южная» агрофирмасы җитәкчеләре,  баш  зоотехниклары һәм   ветеринария  табиблары  катнашты.  

Моңа  кадәр  Марат Җәббаров Саратов  өлкәсендә  «Трудовое» нәсел  заводы  АҖендә  предприятиенең  эше  белән  танышкан   иде.    Нәсел  заводының  эш тәҗрибәсен  уңай  бәяләп,   министр республика  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренә  аның алдынгы  тәҗрибәсен өйрәнергә һәм  аны    терлекчелек  өлкәсендә  кулланырга  тәкъдим итте.   

Фикер алышу  ачыктан-ачык  сөйләшү  форматында  узды.  Нәсел  заводы  җитәкчесе   Айдар Байзельдинов предприятиенең  башта  терлек  симертү  белән  шөгыльләнгән булуы  турында  сөйләде,  әмма  бүгенге  көндә  ул  сөт  терлекчелеге  белән  шөгыльләнә.   «Сөт  – ул көн саен  кулга  керә  торган  акча һәм  безнең  өчен     реаль керем.  Бүген  бездә  1  сыердан     38 литр сөт  савыла һәм бу  чик  түгел.    Без  үзебезгә  республиканың  берничә  хуҗалыгын  алырга,     предприятиегә  аудит уздырырга, аның  мөмкинлеген  билгеләргә һәм  җитештерү  белән  идарә  итүнең  нәтиҗәле  системасын  эшләргә әзер», - дип, тәкъдим  итте  Айдар Байзельдинов.

Предприятие җитәкчесе  шулай  ук  нәтиҗәле  идарә  итүнең  үз  тәҗрибәсе  серләре  белән  бүлеште: «Без эре  токымлы  сыерлар тотабыз, аларның  авырлыгы    700 кг-га  якын. Хайваннарның  сәламәтлеге  60-70%ка    рационга бәйле.  Без  аны  үзебез исәпләп  төзибез.  Икенче  урында   – генетика. Мисал өчен:  без  23 литрдан  кимрәк  сөт  бирә  торган  сыерларны   түбән  җитештерүчәнлекле дип  саныйбыз һәм  аларны яраксызга  чыгарабыз».  Айдар Байзельдинов шулай  ук  предприятиедә  һәр белгеч  тарафыннан үзенең   көнлек  эше  турында     фотохисап  җибәрелүе  турында  сөйләде, ә хезмәт  хакы  турыдан-туры  эш нәтиҗәләренә  бәйле, ул  40 мең сумнан 70  мең  сумга  кадәр  тәшкил  итә.  

Очрашу  йомгаклары  буенча  саратовлылар  Татарстан  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре вәкилләрен  «Трудовое» нәсел  заводына  тәҗрибә алмашу  өчен  чакырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International