ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Без моңа кадәр Татарстанның һәр муниципаль районында сөт терлекчелегендә алдынгы цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча база хуҗалыклары билгеләнүе турында язган идек. Хуҗалыкларда терлекләр белән эшләү һәм аларны тукландыру буенча терлекчелек процессларын цифрлаштыру каралган Юл карталары эшләнде.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт эшкәртү предприятиеләре белән сөт тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышты.

Росагролизингның ташламалы программалары буенча техника белән тәэмин итү 100 мең берәмлеккә җитте. Лизинг буенча "Юбилей" техникасын сатып алуга Буа районыннан “Кадыйров Фәнил Фәһим улы” КФХ башлыгы лаек булды.

Белоруссия җитештерүчеләренең беренче виртуаль күргәзмәсе 2020 елның 16 июнендә эшли башлаячак һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Белоруссиянең алдынгы предприятиеләре продукциясен һәм азык-төлек продуктларын тәкъдим итәчәк. Чара сәнәгатьнең төрле тармакларына багышланган һәм дөньяның төрле төбәкләрендә Белоруссия продукциясен һәм эшлекле даирәләргә хезмәтләр күрсәтүне презентацияләүгә юнәлдерелгән Made in Belarus Online виртуаль махсуслаштырылган күргәзмәләр сериясен ачачак.


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Минзәлә районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыруга һәм АПКны цифрлаштыруга багышланган семинар узды. Семинарга 4 районның: Минзәлә, Актаныш, Тукай, Ютазы районнарының башлыклары һәм районнардагы эре инвестиция компанияләре вәкилләре чакырылган иде.

Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.

Лениногорск районында керкә балыгы үстерү буенча гаилә фермасы уңышлы эшләп килә. Аны Джейхун Намазов һәм аның улы Руслан Ефремов оештырганнар.


30
май, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Нурлат районында булды. Биредә республиканың алты районы башлыклары, шулай ук инвестицион компанияләр җитәкчеләре катнашында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру. АПКны цифрлаштыру» дигән темага семинар узды.

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


29
май, 2020 ел
җомга

Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International