Нурлат районында кыр шартларында беренче агросеминар узды

2020 елның 30 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Нурлат районында булды. Биредә республиканың алты районы башлыклары, шулай ук инвестицион компанияләр җитәкчеләре катнашында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру. АПКны цифрлаштыру» дигән темага семинар узды.

Семинар «Сөләйманов А.И.» КФХ базасында узды. Семинарда катнашучылар Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә Илюткино авылы янындагы көзге бодай һәм сидераль пар кырларында, шулай ук Фома авылындагы ындыр табагы хуҗалыгында булдылар.

Чара барышында Марат Җәббаров, шулай ук кунаклар республикада авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру һәм әче туфракларны известьлау буенча алып барыла торган эш белән таныштылар. Семинарда катнашучылар игътибарына көзге һәм сабан культуралары үрнәкләре, шулай ук республика агрокомпанияләре продукциясе тәкъдим ителде, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча презентация узды. Бу хакта РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин җентекләп сөйләде.

Чарада катнашучылар өчен «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгының төрле юнәлешләр буенча эшләү тәҗрибәсе аеруча кызыклы булды. Әйтик, биредә кыска гына вакыт эчендә Нурлат районында беренче стационар эретмә узелы төзелгән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әлеге комплекс мисалында авыл хуҗалыгы культураларын сиптерү өчен әзерләнгән эретмәнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

«Мондый семинарлар – агроукулар республикада өч урында узачак, - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. - Биредә без тәҗрибә, яңалыклар, яңа тенденцияләр, технологияләр белән уртаклашабыз. Көзге һәм язгы культуралар сөендерә, безнең бүгенге максат - барлык чаралар комплексын кулланып һәм агротехник чараларны үтәп, югары уңыш алу. Әче туфракны известьлау, эретмә узелларын куллану – авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыруда мөһим роль уйный».

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International