Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Татарстан районнарында терлекчелекне цифрлаштыру чараларын контрольгә ала башладылар

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Без моңа кадәр Татарстанның һәр муниципаль районында сөт терлекчелегендә алдынгы цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча база хуҗалыклары билгеләнүе турында язган идек. Хуҗалыкларда терлекләр белән эшләү һәм аларны тукландыру буенча терлекчелек процессларын цифрлаштыру каралган Юл карталары эшләнде.

Шуны әйтергә кирәк, «Саба» ҖЧҖендә (Сатыш бүлекчәсендә) бу елның май аенда терлекләр белән эшләү программасы гамәлгә кертелде. Хуҗалык зоотехнигы Ләйлә Авзалова бу эш буенча укып кайтты һәм ул хәзер көн саен фермада белгечләр эшен җайга сала.

Махсус программа орлыкландыру, синхронизацияләү, ветеринария чаралары, тетлекләрне, аларның физик халәтенннән чыгып, технологик төркемнәргә күчерү буенча планлы чаралар бирә.

Система шулай ук терлекләр өчен каралган баланслы рацион нигезендә азыкны мөмкин кадәр төгәл әзерләргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, программа, барлык азык компонентларын керткәннән соң, аларны кирәк кадәр бутауны контрольдә тота.

Шул ук хуҗалыкның Мичан бүлекчәсендә бу елның 28 маенда шулай ук тукландыруга идарә итү программасы кертелгән.

Юл картасы чараларын үтәү буенча бүгенге вәзгыятьне анализлау максатында "Саба" ҖЧҖенә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне цифрлаштыру буенча җаваплы затлары, эшче төркеме әгъзалары Гелүс Баязитов һәм Динард Гатауллин килделәр.

Бу атнада белгечләр, республиканың тагын берничә хуҗалыгына барып, цифрлы технологияләрнең гамәлгә кертелүен тикшереп кайтуны планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International