Татарстанлы Росагролизингның ташламалы программалары буенча 100 меңенче техника сатып алучы булды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Росагролизингның ташламалы программалары буенча техника белән тәэмин итү 100 мең берәмлеккә җитте. Лизинг буенча "Юбилей" техникасын сатып алуга Буа районыннан “Кадыйров Фәнил Фәһим улы” КФХ башлыгы лаек булды.

Фермер «вируска каршы» тәкъдим кысаларында «Туман-3» үзйөрешле сиптергеч сатып алды. Фәнил Кадыйровка яңа авыл хуҗалыгы машинасы ачкычларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, шулай ук Росагролизинг компаниясе һәм «Туман-3» авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерүче завод - «Пегас - Агро» вәкилләре тапшырдылар.

 “Бу безнең өчен бик отышлы, мондый техника шундый бәяләрдән, тагын уңайлы шартлар – бу бүләк диярлек”, – дип, үз кичерешләре белән уртаклаша Фәнил Кадыйров.

–Барлык документларны рәсмиләштерү дә бик тиз килеп чыкты, һәм менә яңа техника да алдык. Бу Росагролизинг белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе генә түгел, аның белән 2014 елдан бирле эшлибез, безнең техниканың күп өлеше лизинг компаниясе программалары буенча сатып алынды. Быел аның ярдәмендә 2314 га мәйданда көзге һәм сабан культуралары чәчтек, шул исәптән: көзге бодай - 611 га, сабан бодае - 603 га, борчак - 500 га, шикәр чөгендере - 500 га, рапс - 100 га.

2018 - 2019 елларда Фәнил Кадыйров ашлык саклау өчен 3 яңа ангар төзегән. Хуҗалыкта 30лап техника бар. Хәзер культураларны сиптерү эшләре дәвам итә, шикәр чөгендерен чүп үләннәреннән эшкәртү бара, сменага 300 га мәйдан сиптерелә.

“Йөз меңенче техника белән тәэмин итүнең нәкъ менә Татарстан Республикасына туры килүе сөендерә, чөнки Татарстан инде күп еллар Росагролизинг программалары буенча техника сатып алу буенча лидер төбәкләрнең берсе булып тора. "Юбилей" лизинг предметы булу да гаҗәпләндерми, чөнки сиптергеч җитештерүче "Пегас-Агро" заводы – безнең күптәнге партнерыбыз һәм компаниянең иң эре тәэмин итүчеләреннән берсе”, – дип, билгеләп үтте «Росагролизинг» АҖенең маркетинг һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Артур Дәүләтшин.

Татарстан Республикасы аграрчылары Росагролизинг аша барлыгы 9 млрд. сумнан артыкка 4 400 берәмлек техника сатып алдылар.

Агымдагы 2020 елда лизинг компаниясе тарафыннан 2,25 млрд. сумлык 641 берәмлек техника белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән төзелгән лизинг шартнамәләре хупланды.

Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүен һәм авыл хуҗалыгы машина төзелешен үстерүгә Росагролизинг тарафыннан кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 40 млрд. сумга якын тәшкил итә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International