Агростартап: авылда керкә балыгы (форель) бизнесы

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Лениногорск районында керкә балыгы үстерү буенча гаилә фермасы уңышлы эшләп килә. Аны Джейхун Намазов һәм аның улы Руслан Ефремов оештырганнар.

-Бу ферманы төзегәнче без әтием белән күмәртәләп ит һәм балык сату өлкәсендә эшләдек һәм эш барышында бу азык-төлек продуктларына кибетләрнең дә, шулай ук рестораннарның да ихтыяҗын өйрәндек, - дип сөйли Руслан Джейхунович. – Сөләйман (лосось) балыгына, бигрәк тә, керкә балыгына ихтыяҗ зур икәнен белә идек без, әмма аны җитештерү урынын дөрес сайлый белергә кирәк иде. Башта үзебезнең көчкә ышанып башладык, әмма дәүләт ярдәменә дә өметләнә идек.

Җайлы һәм матур урынны Татарстанның Лениногорск районында табалар. Белгечләр ярдәмендә балык-биологик тикшеренүләр уздырыла һәм биредәге суда керкә балыгы үстерү өчен барлык кирәкле физик-химик күрсәткечләр барлыгы ачыклана.

Керкә балыгы фермасында бассейннар, садоклар һәм, агымсудан файдаланып, уылдыктан маймычлар үрчетә торган инкубация цехы бар. Керкә балыгы үрчетү буенча инкубация цехы күптән түгел генә ачыла, тәҗрибә рәвешендә аңа 50 мең уылдык җибәрәләр, шул ук вакытта инкубация цехының күләме 80 мең данәгә кадәр уылдык салырга мөмкинлек бирә. Бу цех «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» федераль программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме белән төзелә. Фермерлар товар балыгын үрчетеп кенә калмыйча, балык үрчетү материалын да үстереп сатарга уйлыйлар.

-Быел фермерлар 15-18 тонналап товар балыгы үрчетеп сатуны планлаштыралар, шушы көннәрдә аны сата да башлыйлар инде. Аларның хыялы - елга 100 тонна товар балыгы һәм 5 тонна балык үрчетү материалы үстерүгә ирешү, ярымфабрикатлар җитештерү цехын төзү, - диде Лениногорск районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов.

Товар балыгын мондый күләмдә алуга ирешү өчен фермерларга яңа бассейннар төзергә, территорияне төзекләндерергә, шулай ук яхшы керү юллары ясарга туры киләчәк, чөнки балык фермасы урнашкан бу матур табигать кочагына туристлар да килә башлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International