Минзәлә районында агротехнологияләрне төгәл куллану аркасында мул уңыш көтелә

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Минзәлә районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыруга һәм АПКны цифрлаштыруга багышланган семинар узды. Семинарга 4 районның: Минзәлә, Актаныш, Тукай, Ютазы районнарының башлыклары һәм районнардагы эре инвестиция компанияләре вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов уңышны арттыруга уңай йогынты ясый торган барлык факторлар турында җентекләп сөйләде. Ул, технологияләрне төгәл үтәгәндә, гектардан биологик уңыш 98 центнерга җитәргә мөмкин, дип, саннарда раслады. Һәм бу иллюзия түгел. Семинар узган "Калморза" хуҗалыгы узган ел ук аерым кырлардан 70 центнердан артык уңыш алды.

“Калморза” хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Алмаз Шәрипов министрга һәм семинарда катнашучыларга 40 мең тонна сыешлы амбарларны горурланып күрсәтеп йөрде. Чөнки быел да узган елгы уңышларны кабатлау өчен игенчелектәге барлык кирәкле яңа агротехнологияләр кулланыла бит.

Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин җентекле чыгыш ясады, ул кырларны һәм чәчүлекләр торышын спутниктан мониторинглау мөмкинлекләре турында сөйләде.

Семинарның икенче өлешендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, район башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә, мул уңыш көтелә торган һәм аларда эшләүче агрономнар белән танышты.

Эшкәртелә торган басуларда агротехник чараларның ничек үтәлүе турында сөйләгәндә, "Август-Мөслим" ҖЧҖ генераль директоры Владимир Заляйскалнс күптән көтелгән хәбәрне җиткерде - бу елның көзендә Степановка авылы янында 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә башлаячак.

Быел районга яңа инвестор - "Кама беконы" керде. Аның кырларын караганда, Хуҗәмәт авылы янында сабан бодае чәчелгән кишәрлектә тукталдылар. Алар шулай ук игенчелектәге үз технологияләре белән таныштырдылар. "Кама беконы"н гамәлгә куючы Илдар Галәүтдинов министрга терлекчелекне үстерү планнары турында сөйләде. Беренче эш итеп алар Балтайдагы комплексны төзекләндерәләр һәм 650 баш савым сыеры сатып алачаклар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы башлыгының соңгы тукталышы - Нәсим Дәүләтовның кәбестә басуы булды. Биредә фермерның ике оныгы да кәбестә утырту процессына җәлеп ителгән. Фермер республика Хөкүмәтенә даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, үзенең эш планнары белән таныштырды. Кырларның чәчү әйләнешен җайга салу өчен фермер бәрәңге һәм яшелчәләрдән тыш, бөртекле культуралар да үстерә башлады.

Марат Азат улы, районга сәфәренә кыскача йомгак ясап, чәчүлекләрнең торышыннан канәгать булуын белдерде һәм районда барлык агротехнологик чараларның үтәлүенә һәм мул уңыш алуга ышаныч белдерде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International