Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының профильле Департаменты, Бөтенроссия нәсел эше фәнни-тикшеренү институты белән берлектә, сөт терлекчелегендә нәсел эшенә узган елга йомгаклар буенча анализ ясалды.
Сөт бирә торган эре мөгезле терлекләргә бәя бирү 23 токым һәм 24 тип буенча башкарылды, алар арасында саны буенча кара-ала-кола токымлы хайваннарга өстенлек бирелә – 55,77%, икенче урында – симменталь токымлы хайваннар – 8,74%, өченче урында – кара-ала-кола голштин токымлы хайваннар – 8,63%. Соңгы дүртенче урында холмогор токымлы хайваннар – 8,08%.
Хисап чорында Россия Федерациясенең нәсел заводларындагы бәяләнгән сыерлардан уртача савым 6875 кг тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечтән 127 кг артыграк. Нәсел репродукторларында – 5857 кг (2012 елга караганда + 68 кг).
2013 елда кара-ала-кола токымлы сыерлар буенча иң югары продуктивлылык Ленинград өлкәсенең «Рабитицы» ПЗ ЯАҖендә күзәтелә, анда 11942 кг сөт савып алынган, аның майлылыгы – 3,86%, аксым – 3,10%; симменталь токым буенча – Ростов өлкәсенең «Киров ат заводы» ЯАҖендә – 7862 кг сөт, майлылыгы – 4,02%, аксым – 3,55%; кара-ала-кола голштин токымы буенча Краснодар краенда «Родина» ААҖендә – 11924 кг сөт, майлылыгы – 3,66% һәм аксым – 3,35% .
Россия Федерациясенең кайбер субъектларында савым 6000 кг һәм аннан да күбрәк булган нәселле оешмаларның саны шактый – алар Ленинград өлкәсендә 66 оешма, Татарстан Республикасында – 63 һәм Краснодар краенда - 58.
Сөт терлекчелегендәге нәсел эше буенча алынган нәтиҗәләр авыл хуҗалыгы хайваннарының нәселлелеген һәм продукция сыйфатын камилләштерү планнарында чагылыш табачак, бу планнар савымны, сөтнең майлылыгын һәм андага аксымны, хайваннарның авыруларга каршы торучанлыгын һәм сәнәгать технологияләренә яраклашуларын арттыруга, шулай ук терлек азыгына чыгымнарны киметүгә юнәлдерелә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.