Рөстәм Миңнеханов автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркеме утырышын уздырды

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркеме утырышын уздырды, Рөстәм Миңнеханов бу эш төркеменең рәисе, утырыш Россия территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланган иде. Утырышта катнашучылар илнең юллар тармагын үстерү перспективалары, авыл торак пунктларын каты өслекле керү юллары белән тәэмин итү, яңа юллар салу мәсьәләләре һәм башкалар буенча фикер алыштылар. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бүген торак пунктларны каты өслекле юллар белән тәэмин итү бик әйбәттән түгел. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бу мәсьәләнең ничек хәл ителүе турында сөйләде, ул билгеләп үткәнчә, 748 торак пунктында каты өслекле юллар юк. ул шулай ук юллар тармагында хосусый-дәүләти партнерлыкны үстерергә, төбәкләргә юллар челтәрен үстерүдә ярдәм итү мөмкинлеген эзләргә кирәклеге турында да әйтте. 
Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркемендә катнашучылар фикеренчә, закон базасын үзгәртми торып, илдә элек төзелгән автоюлларны саклап калу һәм яңа юлларны төзү күләмнәрен арттыру мөмкин булмаячак. Шуңа күрә, “юлларда ямаулык салып кына түгел”, ә комплекслы кискен чаралар күрергә кирәк, дип үз фикерләрен белдерделәр утырышта катнашучылар. . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International