Зәй районы бөртекле культуралар уңышын җыюга кереште. Узган еллардагы кебек, быел да “Зәй” агрофирмасының «Шипки-Нур» бүлекчәсе игенчеләреүз комбайннарын кырларга «Базальт» сортлы көзге бодайны җыярга чыгардылар. “Зәй” агрофирмасында уңыш җыюда 13 комбайн эшләячәк, шулардан 5 комбайн беренче көнне үк чыкты. Агрофирманың баш агрономы Нияз Закирьянов әйтүенчә, 8300 га бөртекле культуралар җыярга кирәк булачак, шулардан 3 мең га - көзге культуралар.Урак өсте кызу булырга тора: бөреклеләр барысы да бер вакытта өлгерми, башаклар биек түгел, болар исә комбайннарны аерым көйләүне механизатрлардан осталык таләп итә. Шуңа күрә кырларның бер өлеше генә турыдан-туры җыелачак, ә күп өлеше аерым алыначак.
_ Язның һәм җәйнең коры килүе аркасында уңыш көтелгәнчә үк булмаячак, әмма үскәнен югалтуларсыз һәм сыйфаты итеп җыеп алырга кирәк”, - ди районның авыл хуҗалыгы иһәм азык-төлек идарзәе башлыгы Атлас Галиәхмәтов. - Техникага килгәндә исә, 81 ашлык җыю комбайны уракка төшәргә әзер, техник хезмәт күрсәтү дә кирәкле дәрәҗәдә булачак, комбайнчылар өчен кырда кайнар азык әзерләнәчәк.
Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Чистай муниципаль районнары игенчеләре дә урып-җыюга керештеләр.