ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

10 ноябрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкта  авыл  хуҗалыгы  культураларын сортлар  буенча  районлаштыру  комиссиясе  утырышы  узды, аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  игенчелек  буенча    урынбасары    Илдус  Габдрахманов  алып  барды. 

Министрлыкта  РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һөнәр берлегенең   Татарстан  республика  комитетының  чираттан  тыш  пленумы  узды.  Аны   РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һөнәр берлегенең   Татарстан  республика  оешмасы  рәисе    Фәридә  Гарифуллина алып  барды.

Бүген  Министрлыкта  техниканы  кышкы  саклауга  кую буенча  АПК оешмалары  арасында  конкурс   оештыру  һәм  машина-трактор  паркын  техника ремонтлауга    әзерләү мәсьәләләре  хакында киңәшмә  узды. Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов,  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасарлары   Тәлгать  Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Олег Земсков, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  Татарстан  Республикасы Дәүләт техника  күзәтчелеге  белгечләре,   һәм башкалар  катнашты. 


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 10  айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы     Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде. 

Ютазы  муниципаль районында  авыл  хуҗалыгының,  сәнәгать җитештерүенең,  торак-коммуналь  комплексының  һәм төзелешнең  иң  яхшы  хезмәткәрләрен  котладылар  һәм   аларга  бүләкләр  тапшырдылар.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип  Хаҗипов,   Ютазы  муниципаль районы  башлыгы   Рөстәм Нуриев, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән файдалану,  агросәнәгать һәм азык-төлек  сәясәте  комитеты  рәисе  Таһир Һадиев  катнашты.

Тукай  муниципаль районында  тәүлек  буена    69 тонна  сөт  савалар.  Бу  узган  елгы  күрсәткечләрдән   11 тоннага  күбрәк.  Район  күләмендә  күрсәткечләрне  арттыруга  Сәйдәшев ис. Хуҗалык,      «Вильданов»  КФХ,     «Ирек» җитештерү  кооперативы, «Р-Агро» предприятиесе   үзләреннән   зур  өлеш  керттеләр.  «Р-Агро» хуҗалыгында  тәүлеклек  савым    10 тоннадан  артык тәшкил итә,  бер  сыердан  17,5 килограмм  сөт  савалар. 


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узды. Казанда    авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  11 мәйданчыкта  узды. 

Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры  Алексей Песошинга    Татарстан  Республикасы дәүләт ветеринария  хезмәте  эше  турында  мәгълүмат  бирделәр. 

Киңәшмә  барлык  муниципаль районнар    белән  видеоконференция режимында  узды.  

Киңәшмәдә  электрон  ветеринария   сертификациясе   системасы  турында  да  сүз барды,  ул  2018   елның    1 июленнән  гамәлгә  кергән  иде.  Татарстан -  пилот төбәге  буларак  –  системада  2015  елның   сентябреннән  эшли башлады. Сертификатлар республиканың  барлык  дәүләт  ветеринария  берләшмәләрендә  бирелә.   Авыл  кешеләре    үз  продукциясенә    сертификатны  участок  пунктларында       ветеринария  табибларыннан  алалар. Республика  буенча  меңнән артык   (1118) дәүләт ветеринария  табибы  рәсми  документлар  бирәләр. 


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Кичә  Арча  муниципаль районында  Мәдәният  йортында  умарталарны  кышка әзерләү  буенча  зона  семинар-киңәшмәсе  узды. Чарада «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директоры  вазыйфаларын  башкаручы  Ринат Нәбиуллин,   «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директоры  урынбасары  Фәрит Вәлиуллин,  Арча  районында  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Ренат Гатиятов, Арча  муниципаль районының  умартачылык  җәмгыяте  рәисе    Ядкарь Мөхәммәдиев,  «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ белгечләре, «Арча  районы  дәүләт   ветеринаримя берләшмәсе»  ДБУ табиб-бактериологы   Фәрит Гыйләҗев һәм Арча,  Балтач, Буа, Биектау, Зеленодольск, Кама  Тамагы,  Кукмара, Мамадыш, Питрәч,  Саба  һәм Теләче муниципаль районнарының  барлык  милек  рәвешләрендәге  умартачылары  катнашты.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International