Ютазы муниципаль районында иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Ютазы  муниципаль районында  авыл  хуҗалыгының,  сәнәгать җитештерүенең,  торак-коммуналь  комплексының  һәм төзелешнең  иң  яхшы  хезмәткәрләрен  котладылар  һәм   аларга  бүләкләр  тапшырдылар.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип  Хаҗипов,   Ютазы  муниципаль районы  башлыгы   Рөстәм Нуриев, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән файдалану,  агросәнәгать һәм азык-төлек  сәясәте  комитеты  рәисе  Таһир Һадиев  катнашты.

Үсемлекчелек  тармагында  иң яхшы   авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  булып       «АгроМир»  ҖЧҖ  танылды,  аның  җитәкчесе   -  Нәсим  Вәлиев. Хуҗалыкта   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  уңдырышлылыгы        28,1 ц/га  тәшкил  итә,  «АгроМир» ҖЧҖендә  бөртеклеләр районда  иң  зур  мәйданны   биләп   тора  – 2923 га, тулаем  ашлык  җыемы    - 8215 тонна    (райондагы  барлык  җыемның  19%ын  тәшкил  итә),   минераль  ашламалар   48 кг.д.в./га кертелгән, репродукцион орлык   материалы – 100%.

Терлепкчелек  өокәсендә иң  яхшы  хуҗалык   - Вафауллин Ансель  КФХсы.  9 айда  588 тонна  сөт  савылган,    бер  сыердан  уртача  савым   – 3893 кг.  Вафауллин Ансель КФХсында  400 баш  хайванга  терлекчелек  комплексы  төзелә  башлаган. 

2018  елда  иң  яхшы  фермер  хуҗалыклары  булып    Вафауллин Альберт һәм    Четвертакова Гөлназ  КФХлары  танылды. 

Яшелчәчелек  тармагында     иң  яхшы  фермер  хуҗалыклары  булып        Кәлимуллин Ленар КФХсы,   Батыров Фәндәс  КФХсы,   Гарипов Фәрит  КФсы  танылды. 

Чара  ахырында  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  алдынгыларына республика  һәм район дәрәҗәсендәге  мактау  грамоталары  һәм рәхмәт хатлары  тапшырдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International