Тукай муниципаль районында cөт җитештерү күрсәткечләре арта

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Тукай  муниципаль районында  тәүлек  буена    69 тонна  сөт  савалар.  Бу  узган  елгы  күрсәткечләрдән   11 тоннага  күбрәк.  Район  күләмендә  күрсәткечләрне  арттыруга  Сәйдәшев ис. Хуҗалык,      «Вильданов»  КФХ,     «Ирек» җитештерү  кооперативы, «Р-Агро» предприятиесе   үзләреннән   зур  өлеш  керттеләр.  «Р-Агро» хуҗалыгында  тәүлеклек  савым    10 тоннадан  артык тәшкил итә,  бер  сыердан  17,5 килограмм  сөт  савалар. 

Баш  зоотехник, терлекчелек  бүлеге  башлыгы    Наил Нуретдинов,  600 баш  сыер дүрт урында  савыла,  дип сөйләде.  «Московский» сөт  комплексында     кара ала-кола  токымыннан  200  баш  сыер  бар.  Дүрт сыер савучы  эшли    – Руза Зайцева, Резидә  Хөснетдинова, Наталья  Саяпина,  Гүзәл  Абганиева.  Аларның  һәрберсендә  50шәр  сыер бар. 

Наталья Саяпина  хуҗалыкта  алтынчы  елын  эшли.  Алар  ире  Валерий  белән  бирегә     Алексеевск  районыннан  килделәр.  Ире дә, хатыны  да  шул  хуҗалыкта  эшләгәнлектән,  аларга  йорт  төзеп  биргәннәр.   

–  Моңа  кадәр  мин   штукатур-маляр  булып  эшләдем,  бу  хуҗалыкка  эшкә  урнашкач  кына,  тормышта  үз  урынымны  тапканымны   аңладым.  Үз   эшемне  дә,  бозауларымны  да  яратам.  Сыерлар  үзләренә  карата  яхшы  мөнәсәбәтне  аңлыйлар һәм  шуңа  каршы  күп  сөт  биреп  сөендерәләр, – дип  сөйли  Наталья Саяпина.

  Наилә Нуретдинова сүзләренә  караганда,  хуҗалыкның  терлекчелек  тармагы  кадрлар  белән  тулысынча  тәэмин  ителгән.   Эшләүчеләрне  вахтп  машинасы  йөртә.   Хезмәткәрләрнең  күпчелеге   Мөслим,   Актаныш, Аксубай  районнарыннан  күченеп  килгәннәр һәм алар  якын-тирә  авылларда  яши башлаганнар.  Эшләүчеләрнең  барысы  да  зур  җаваплылык  тоеп,  гаиләләре  белән  бергәләп    эшлиләр,  торак алуга  чиратта  торалар.  Хуҗалык  хезмәткәрләренә  тагын  10  йорт  төзүне  планлаштыралар.   

Соңгы  10  айда  бер  сыердан  савым   5670 килограмм тәшкил  итә.  Узган  елның  шушы  чоры  белән  чагыштырганда,  уртача  тәүлеклек  савым  2  тоннага  күбрәк.   «Р-Агро»  хуҗалыгы  сөтенең  майлылыгы  да,  аксымы  да  югары,  заводка  литрын  23  сумнан тапшыралар.  Бу  сөт  хәтта  балалар  ризыгын  әзерләү өчен   дә  кулланыла. 

«Р-Агро» -  нәсел хуҗалыгы,   биредә  терлекләрне  яңарту  буенча  актив  эш  алып  барыла.  Быел  тагын   70 бозау  кайтарылган. 

Бүгенге  көндә  хуҗалыкта  бар  куәткә  силос-сенаж базына  капиталь  ремонт  ясыйлар.  Шулай  ук  бозаулар  бинасына     реконструкция  ясала.   Биредә  тәрәзәләр,  ишекләр алыштыралар,  түбәсен  яңарталар,  ремонт  эшләрен  декабрь ахырына төгәлләргә  уйлыйлар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International