Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 10 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 10  айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы     Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде. 

Анда  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ   җитәкчесе   Ришат Зарипов, районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм  башка  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм белгечләре    катнашты.  

Терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы үз чыгышында  башта  катнашучыларны  агымдагы  елның  октябрь   аендагы  эш йомгаклары  белән  таныштырды.   Сирень Нигъмәтҗанов  мәгълүматыннан  күренгәнчә,   авыл  хуҗалыгы  оешмалары  тарафыннан  бу  елның  10  аенда   324  мең тонна ит  (2017 елга  карата  103%) һәм  1093,6  мең  тонна  сөт  (102%)  җитештерелгән.   Октябрьдә  сөт  җитештерү  4%ка арткан, тулаем  савым  – 103,8  мең тонна. Эре  мөгезле  терлекләр  саны   720  мең баштан  артык,  шул  исәптән сыерлар  – 241,7  мең баш,   234  меңнән артык  бозау  туган. 

Ул шулай  ук  узган  елга  караганда  сыерлар  санын киметкән  хуҗалыкларны  санап  чыкты.  Аннары ул  200  һәм  аннан  күбрәк  сыерлар  булган  хуҗалыклар  җитәкчеләре  катнашында   бу  елның  15  ноябреннән  башлап  дүрт  зона  киңәшмәсе  узачагы  турында  хәбәр итте.  

Киңәшмәдә шулай ук  “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ җитәкчесе    Ришат Зарипов  чыгыш   ясады, ул   шәхси   хуҗалыкларда   терлекләрне  ясалма  орлыкландыру  буенча  үткәрелә  торган  чаралар  турында      сөйләде.

 Аннары  Бөгелмә,  Аксубай, Мөслим, Мамадыш   муниципаль  районнарының   селекция-нәсел  хезмәтләре  белгечләре  үз эшләренең  нәтиҗәләре  турында  мәгълүмат  бирделәр. 

Табигый  цеолит  куллануның  уңышлы  җитештерү  сынаулары  турындагы  нотык   белән  авыл  хуҗалыгы  фәннәре  докторы,  «Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү    институты» ФДБФУ   профессоры   Шамил  Шакиров  чыгыш  ясады.

Киңәшмә  ахырында  терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы     Сирень Нигъмәтҗанов   район  идарәләре  белгечләрен    булган  резервларны  җентекләп  өйрәнергә  һәм   аларны  җитештерү  күрсәткечләрен  арттыру  өчен кулланырга  өндәде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International