Чирмешән районында 16 июльдә «Серендеев Н.И.» КФХ базасында урып-җыю техникасының әзерелеген тикшерделәр һәм 2019 елгы уңышны җыю мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.
Семинарны Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачты, ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның эшенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм игеннәрне вакытында һәм сыйфатлы җыеп алуда уңышлар теләде.
2019 елгы уңышны җыеп алу һәм аның буенча агротехник таләпләр турында, шулай ук киләсе ел уңышына нигез салу турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин сөйләде. Комбайннарның көйләнеше һәм герметизациясе белән Авыл хуҗалыгы консультанты Радик Назыйров таныштырды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре алдында шулай ук Чирмешән районының дәүләт техника күзәтчелеге вәкиле Илнур Сәлахов чыгыш ясады, ул техника белән эшләгәндә иминлек таләпләрен үтәү зарурлыгы турында сөйләде. Бер үк вакытта комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерү комиссиясе дә эшләде.
Тикшерү йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урында – «Аккирей» ҖЧҖ – идарәчесе Илназ Гыйльметдинов;
2 урында – «Күтәмә АГРО-Фирмасы» - Фәнүзә Гобәйдуллина;
3 урында –Серендеев Н.И. КФХ – Николай Серендеев;
4 урында –Макаров Г.Ф. КФХ – Геннадий Макаров.
Җиңүчеләр кыйммәтле призлар алдылар. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен концерт программасы оештырылган иде.