Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Арча районында техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерде

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

16 июльдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары  Николай Титов  җитәкчелегендәге  комиссия    Арча  районында  техниканың  2019 елгы  урып-җыю эшләренә  әзерлеген  тикшерде.    Комиссия  эшендә     район  башлыгы   Илшат Нуриев, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  техника  белән  тәэмин  итү  секторы  мөдире    Ян Клетенков, «РСЦ»  ФДБУнең ТР  буенча  филиалының Биектау районара  бүлеге  башлыгы    Сәгыйть  Сәләхетдинов, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Ренат Гатиятов, Арча  муниципаль районының  Дәхләт техника  күзәтчелеге   инспекциясе  башлыгы   Габделхак Касыймов, «Россельхозцентр» ФДВУ филиалының район  бүлекчәсе  башлыгы    Рүзәл Мортазин, авыл  хуҗалыгы  идарәсе  белгечләре,  хуҗалыклар  җитәкчеләре  катнашты.  

Комиссия һәр  комбайн эшләп  торган   килеш  карады.  Һәр агрегатның  эшләвен  тикшерде.    Барлык  комбайннар да  берсе  артыннан  берсе   герметизация  узды,  ягъни  салам  белән  ашлык катнашмасын  суктырып  карадылар.    Тикшерү  барышында   комиссия  тарафыннан  ачыкланган  вак-төяк  кимчелекләр  тиз арада төзәтеләчәк.    Шулай  ук  янгын  сүндерү  чараларының  һәм  ашыгыч  ярдәм  күрсәтү  актечкасының  булуы  да  тикшерелде. 

 «Курса МТС» ҖЧҖ хуҗалыгында   комиссиянең игътибарын  бер  яшь кыз  җәлеп  итте,  ул -  Г. Тукай  ис. Арча  педагогика  көллиятенең  2  курс  студенты    Зилә Минһаҗева. Булачак  укытучы  урып-җыю эшендә  әтисенең  ярдәмчесе  булып  эшләячәк.     

Сәфәр  барышында   Николай Титов авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре  белән  очрашты,  алар  урып-җыю эшләре  буенча  төп  мәсьәләләр  хакында  фикер алыштылар.   Министрның  беренче   урынбасары     планерка  вакытында  урып-җыюда  эшләүче хезмәткәрләрне  тукландыру һәм  бөртеклеләрне  вакытында  һәм сыйфатлы  җыеп  алу  мәсьәләләренә  аерым  игътибар юнәлтте.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International