Казанлыларны Питрәч районында узачак Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр фестиваленә чакыралар

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бу  хакта  17  июльдә  Татар-информ МАында узган  матбугат конференциясендә    Наил  Хәмидуллин  сөйләде. 

Искәртеп узабыз,  20 июльдә   Питрәч авылы  наратлыгында   4 нче  Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр  фестивале узачак. Чараны  “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч  муниципаль районы башкарма комитеты  оештыра, ул  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  уза.  . 

 Бәйрәм  тантанасы «Ак тавык катнашында шоу» костюмлаштырылган парад-карнавал  һәм иң яхшы  артистлар катнашында     театральләштерелгән  тарихи  әкият  белән ачылачак. 

Фестиваль кунакларын  йомырка белән оештырыла  торган  гаҗәеп кызыклы  уеннар көтә:    йомырка ыргыту чемпионаты,   таба ярышлары,     төрле  маҗаоалар  һәм  квестлар,   йомырка белән ярышлар, шулай  ук  тагын   бик күп төрле   махсус конкурслар,  аттракционнар  һәм мавыктыргыч уеннар булачак,  аларда  фестиваль валютасы  «ско-кеш» эшләп  алырга  була.  Валютаны  фирма суыенирларына алыштырырга  мөмкин  булачак.    Алар  “тәмле” мәйданчыкларга  кергәндә  кирәк  була.  

 Чара  кысаларында Казан  рестораннары  бренд-шеф-пешекчеләре тарафыннан  йомыркадан  һәм тавык итеннән   төрледән-төрле  тәмле  экзотик  ризыклар пешерү  буенча  мастер-классларда  катнашырга, салкын  лимонад, үлән чәйләре, йомырка  коктейле  белән  сыйланырга,  шулай  ук    «Пестречинка» ит  продукциясеннән  авыз  итәргә  була. 

Балалар өчен  фестиваль  символы булган  СКО чебешеннән   йомыркалы  уеннар, капкейклар  һәм  кулдан  эшләнгән  туңдырма әзерләү  буенча  мастер-класслар белән  анимацион  программа  әзерләнә.  

Бәйрәм  кунаклары  өчен  Казаннан автобуслар  оештырыла,  алар «Восточный» (“Көнчыгыш”) автовокзалыннан  китәчәк.   

 Фестиваль  турында  тулырак  мәгълүмат  белән  https://xn--h1addjcdeggy.xn--p1ai/  сайтында  танышырга  мөмкин. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International