Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Республика дәрәҗәсендә сөт терлекчелеге белән селекция-нәсел эше гомуми системасының фәнни нигезләнгән концепциясен эшләү» проекты буенча эшлекле очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Sustainable Food System Ireland» Ирландия компаниясе директоры Дэвид Батлер, шулай ук Сколково фән һәм техника институты, Н.Э. Бауман ис. Казан ветеринария медицинасы академиясе, Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе һәм республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Татарстан республиканың селекция программасын гамәлгә кертү һәм сөт терлекчелеге өчен нәсел кыйммәте индексын эшләү буенча Россиядә 2018 елда комплекслы эш башлаган беренче бердәнбер төбәк була. Әлеге индекс Татарстанда сөт терлекчелеге өчен аеруча әһәмиятле кайбер критерийларны үз эченә ала, болар – терлекләр үрчетү, сөтнең продуктивлылыг (май һәм аксым булу), авыруларга каршы торучанлык һәм башкалар, алар конкрет терлекләрне үрчетүнең икътисадый максатка ярашлылыгын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Фенотипик һәм генетик белешмәләрне анализлау Татарстанда иң яхшы күрсәткечләр белән нәселле һәм икътисадый кыйммәтле сыерлар үрчетү буенча максатчан эш алып барырга, республикада терлекчелекнең нәтиҗәлелеген табышлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Сколково һәм техника институты агролабораториясе директоры урынбасары Роман Куликов сөйләде.
Очрашу барышында шулай ук Институт белгечләре Ирландиядән коллегалар тәҗрибәсенә нигезләнгән пилот проектын эшләүнең беренче елы нәтиҗәләре турында сөйләделәр. «Файдаланыла торган барлык белешмәләрне (терлекләрнең токымы, фенотипы һәм генотибы) анализлау өчен республика районнары хуҗалыкларыннан төрле токымлы 2000 сыер һәм үгез сайлап алынды. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, бер хуҗалыкның бер токымы кысаларында терлекләр төрле продуктив күрсәткечләргә ия – югарыдан түбәнгә кадәр. Моннан тыш, бер сыердан-үгездән алынган терлекләр дә геналар җыелмасына бәөйле рәвештә төрле селекция кыйммәтенә ия булалар. Гена тикшеренүләре терлекләр үрчетүнең максатка ярашлылыгы буенча карарлар кабул итәрә ярдәм итә», - дип сөйләде проктның координаторы һәм Сколково институты белгече Ольга Григорьева.
Ирландия компаниясе директоры Дэвид Батлер сөйләвеннән күренгәнчә, Ирландия территориясендә 140 мең ферма бар, аларның күпчелеге сөтчелек юнәлешендә. «1998 елда без терлекчелек буенча белешмәләр базасын алып бара башлады. 2003 елда Ирландиянең үзенең нәсел индексын эшләдек һәм гамәлгә керттек. Фәнни һәм икътисадый күрсәткечләрдән файдаланып, без һәр хайванның табышлылыгын бәялибез. Хәзер индекс 7 күрсәткечтән тора, алар конкрет сыердан акчалата керемне фаразлыйлар. Мондый системаны гамәлгә кертү нәсел нәтиҗәлелеген 50%ка арттырырга мөмкинлек бирде. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була - сөт терлекчелегендә табышның 30%тан 50%ка кадәре генетикага бәйле», - дип, тәҗрибә белән бүлеште Дэвид Батлер һәм Татарстан өчен төбәк үсеше стратегиясенә бәйле рәвештә үз икътисадый индексын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстанның әйдәүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре республикада алып барыла торган селекция эшенә һәм Ирландиядән хезмәттәшләре тәҗрибәсенә зур кызыксыну күрсәттеләр һәм үз хуҗалыклары өчен шундый юллар эзләүләре турында сөйләделәр.
Очрашу азагында Марат Әхмәтов болай диде: «Татарстан сөт буенча беренче номерлы субъект булып тора. Сөт терлекчелеге республикага көтелгән табышны китерергә тиеш. Моның өчен генетиканы һәм терлекләр ашатуны камилләштерү буенча комплекслы эш башкару планлаштырыла».