Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Әлки районында булды. Марат Әхмәтов белән бергә Әлки муниципаль районы башлыгы Дәүләт Думасы депутаты – Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин һәм “Хузангай” ҖЧҖ инвесторы Иван Казанков йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Спас районында булды. Марат Әхмәтов белән бергә Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев йөрде.
Җылы көннәр урнашу һәм дача сезоны башлану белән республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм дачада торучылар өчен тере тавык, каз, үрдәк чебешләре сату активлашты. Алар махсус билгеләнгән урыннарда да, шулай ук рөхсәт бирелмәгән урыннарда да сатыла. Еш кына шундый хәлләрне дә күрергә була, кош-корт төялгән автотранспорт бер торак пункттан икенчесенә күчеп йөри. Шул сәбәпле 2018 елда республиканың Идел аръягы зонасындагы 6 районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош гриппы очраклары теркәлгән иде.
Һәр дәүләт хезмәткәре өч елга бер мәртәбә үзенең биләгән вазыйфасына туры килүен билгеләү максатларында аттестация узарга тиеш. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында законнар нормаларының үтәлеше даими игътибарда тора.
Игенчеләр сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионатының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүчеләрне котлау тантанасы узды, ярышлар апрель аенда Ростов өлкәсенең Качкан поселогында узган иде.
22 майда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Лаеш муниципаль районы хакимияте һәм «Татагролизинг» АҖ белән берлектә Татарстанда үсемлекчелек нигезләре белән таныштыруга юнәлдередгән чара оештырды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Нармонка гомуми белем бирү мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары да кушылды.
Бу елның гыйнвар-март айларында Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясе 36,8 млн долларга экспортланды. «Бу 2018 елның шушы чорына караганда 1,4 млн долларга яки 4%ка күбрәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, ул шулай ук 2024 елга республикадан АПК продукциясен экспортлау күләмен ике мәртәбә артттыруны күздә тотучы максатчан күрсәткечләрнең раслануын да искәртеп узды.
21 майда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Тюрингия (Германия Федератив Республикасы) федераль җиреннән Тюрингиянең икътисад, фән һәм цифрлы технологияләр министры җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
20 майда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Нәтиҗәле партнерлык: шәһәр һәм авыл» темасына түгәрәк өстәл узды, аны «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ һәм Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты оештырды. Очрашу «Татарстан Республикасы эшкуарлыгының язгы атнасы - 2019» бизнес-форумы кысаларында узды. Чарада авыл хуҗалыгы продукциясен сата торган интернет-мәйданчыкларны оештыручылар, үз продукциясен сатуга чыгару белән кызыксынучы кече хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кооперацияләре вәкилләре катнашты.
20 майда Чирмешән муниципаль районында җирле хакимият органнары эшендә актуаль мәсьәләләр буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнарының авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Чара Лашманка авылындагы терлек чалу цехының эше белән танышудан башланды. Монда даими нигездә 12 кеше эшли. Терлек суярга фермерлар да, шәхси хуҗалыклардан да киләләр. Кооператив цехларында иттән ярымфабрикатлар әзерлиләр. Цехта якын арада тәүлеккә уртача 1 тоннага кадәр казылык әйберләре әзерләүне максат итеп куялар.