Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар арасындагы конкурска заявкалар кабул итү турында игълан итә

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм   блогерлар  өчен һәр елда  уздырыла  торган   «Минем җирем - Россия» иҗат  конкурсына  заявкалар кабул итүне дәвам  итә.  2014 елда  гамәлгә куелганнан бирле  илебезнең  барлык  төбәкләреннән  Россия  авылын  популярлаштыруга һәм  аның  актуаль  проблемаларына җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән  15 меңнән  артык  мәгълүмати  проектлар  әлеге  конкурс  аша  узды.    Аларның  йөзләгәне  акчалата  премияләргә лаек  булды.  

Конкурска    катнашуга   телевидениедәге, радиодагы, басма массакүләм мәгълүмат чараларындагы  һәм   интернеттагы  журналистлар проектлары  алына, алар   Россия авылының  уңай  үрнәген  тасвирлый, авыл   территорияләрен үстерүнең алдынгы  тәҗрибәсен тарата, аграрчылар      хезмәтенең әһәмиятен  арттыра һәм халык   традицияләрен  саклап  калуга  ярдәм  итә торган, шулай  ук  кечкенә авыл  пунктларын үстерүнең  проблемалары  мәсьәләләрен  чагылдыра  торган  дип танылган  булырга  тиеш.    

 Моннан  тыш, быел  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы конкурста  катнашуга  беренче  мәртәбә яңа  медиа вәкилләрен:  социаль челтәрләрдәге һәм YouTub-каналлардагы блогерларны, пабликлар  хуҗаларын  чакыра.   Шулай  ук конкурска   икенче  ел  рәттән  үз  эшләрен    фотографлар да  тәкъдим  итә  алалар – аларның  авыл  тормышын  яктырткан  иң  яхшы  әсәрләре Мәскәүдә һәм Россия  төбәкләрендә  уза  торган  фотокүргәзмәләрне  бизиячәк.  

Проектлар  соңгы  биш  елда  басылып  чыккан  эшләр   циклыннан  торырга  тиеш,  бу  катнашучыларга -  үз  темаларын  тулырак үсештә күрсәтергә,  ә  жюри әгъзаларына – авторларның  авылны  үстерүгә  керткән  өлешләренең  дәвамлылыгын  бәяләргә  ярдәм  итәчәк.    Заявкалар  2019 елның   31 августына кадәр  кабул  ителә. 

Приз  фонды:

 Индивидуаль  авторлар  өчен:

1 урын - 120 мең  сум, 2 урын - 85 мең  сум, 3 урын - 60 мең  сум.

 Фотожурналистлар  өчен:

1 урын - 120 мең  сум, 2 урын - 85 мең  сум, 3 урын - 60 мең  сум.

Социаль челтәрләрдәге, YouTub-каналлардагы блогерлар, бергәлекләр  һәм төркемнәр өчен:

1 урын - 120 мең  сум, 2 урын - 85 мең  сум, 3 урын - 60 мең  сум.

Массакүләм мәгълүмат чаралары   (редакцияләр) өчен:

1 урын - 200 мең  сум, 2 место - 150 мең  сум, 3 урын  - 100 мең  сум.

Конкурста  җиңүчеләрне һәм призерларны  котлау  тантанасы  октябрьдә  Мәскәүдә  ВДНХада  узачак «Алтын көз – 2019» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә  булачак.   

Бүгенге  көнгә  конкурста  катнашуга  Татарстан  Республикасыннан  12 катнашучы  теләк  белдергән.     Заявкалар  алу  дәвам  итә.  

Конкурс, аның номинацияләре, анда  катнашу  шартлары, бүләкләре   турында  тулырак мәгълүмат белән  http://konkurs.agromedia.ru/  сайтында  танышырга  мөмкин.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International