Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  органик  продукциянең товар  тамгасына  махсус  хокуклар  алды.  Тиешле  таныклык  Роспатент тарафыннан  бирелде. 

Органик продукциянең  рәсми тамгасы яшел  фонда  ак  яфрак төшерелгән рәсемнән,  кириллицада   һәм латын  хәрефләре  белән  язылган «ОРГАНИК» дигән сүздән  гыйбарәт  була.  Товарда  бу  тамганың  булуы   кулланучыга  әлеге товарның  һәм аны  җитештерүнең илкүләм органик  игенчелек    стандартларына  туры  килүен  күрсәтә.   

Җитештерүдә  кеше  һәм әйләнә-тирә  мохит  өчен куркынчсызрак төркемнән  булган  ашламалар, үсемлекләрне яклау  чаралары, терлек азыгына һәм ашамлыкка өстәмәләр куллануны  рөхсәт  итә  торган  экологик  чиста  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  турындагы  закон проектыннан  аермалы  буларак,  2020 елдан  гамәлгә керә  торган  органик  продукция  турындагы  закон  агрохимикатлар  куллануны  тулысынча  тыюны  күздә  тота.   

Хәзерге  вакытта  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы тарафыннан, башка хакимият органнары  белән берлектә,   закон актлары  эшләнә,  шул  исәптән  органик  продукция  җитештерүчеләрнең  реестрын  алып  бару  турында да,  берничә  ГОСТ эшләнгән инде.    

Маркировкалауның  бердәм  үрнәген  гамәлгә кертү  үзебезнең  азык-төлек  базарында  продукция сыйфатын  яхшыртуга,  гомумән, илебезнең  агросәнәгать комплексын үстерүгә  ярдәм  итәчәк.  

Россия Хөкүмәте һәм Авыл  хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан  каралган  башка чаралар  комплексы  белән бергә,  органик  һәм экологик  чиста  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең якланган Россия  брендларын  булдыру  АПК продукциясен экспортлауны  арттыру  буенча  Россия  Федерациясе  Президенты  тарафыннан  куелган  бурычларны  хәл  итәргә ярдәм  итәчәк һәм  ашамлыкларның    сыйфатын  яхшыртачак. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International